Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Яшьләр парламенты эшли башлады

Чүпрәле муниципаль район Советы каршында Яшьләр парламенты оешты. Шушы көннәрдә аның беренче утырышы да узды.

Нәрсә соң ул Яшьләр парламенты? Исеменнән үк күренгәнчә, беренче чиратта, аның максаты булып, үз тирәсенә авыл яшьләрен җыеп, аларның проблемаларын хәл итү, идеяләрен тормышка ашыру тора. Гомумән, авыл яшьләрен бүген ниләр кызыксындыра? Яшьләр парламентында шушы сораулар каралачак. Аның беренче утыршы күбрәк оештыру нечкәлекләренә багышланган иде. Шуңа көн тәртибендә парламент рәисен, аның урынбасарын, сәркәтибен, комиссияләрен сайлау кебек сораулар каралды.

Яшьләр парламентын районда Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Алексей Годунов җитәкләячәк. Аның урынбасары булып, Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы мөгаллимәсе Гөлнара Җәббарова сайланды, җаваплы сәркәтибе - Алексей Яргунов.

Парламентның беренче утырышында кунаклар: Татарстан Яшьләр эше, спорт һәм туризм министрлыгыннан вәкил Дарья Петрухина һәм ТР Яшьләр иҗаты академиясеннән проектлар координаторы Владислав Филин чыгыш ясадылар.

- Киләчәк яшьләр кулында, дибез. Шуңа Яшьләр парламенты районда җәмәгатьчелек һәм хакимият арасындагы күпер буларга тиеш. Үз җирлеге өчен янып-көеп яшәгән, эшләгән кешеләр генә тормышны әйбәт якка үзгәртә ала. Бу очракта да Яшьләр парламенты үсеп килүче буынга үрнәк. Бер сүз белән әйткәндә, бүгенге җәмгыятьтә яшьләр-хәрәкәт итүче төп көч. Урыннардагы проблемаларны хәл итүдә чүпрәлеләрнең роле зур булыр дип уйлыйбыз,-дип билгеләде Дарья Петрухина.

Проектлар координаторы Владислав Филин республикада яшьләргә үз идеяларын тормышка ашыруда ярдәм итү йөзеннән дистәләгән проектлар эшләвен, форумнар, акцияләр үткәрелгәнен билгеләп үтте. Чүпрәле яшьләренә дә курыкмаска, алдынгы фикерле булыгыз,диде ул.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов:

- Яшьләр парламенты-Чүпрәле өчен әлегә яңалык, әмма ул районда хәрәкәт итүче оешмаларны, эшләүче барлык яшьләр фикерен бергә туплаучы үзәк булырга тиеш. Аның составына һәрбер авыл җирлегеннән иң актив эшләүче яшьләр тупланган, алар барысы 19ау. Киләчәктә парламентның эше нәтиҗәле булыр дип ышанып калабыз, ә хакимият билгеле, замана яшьләреннән кергән тәкъдимнәргә теләктәшлек белдереп, ярдәм итәчәк.

Соңыннан Чүпрәле яшьләре "Ришвәтсез Татарстан" акциясенә кушылып, мөрәҗәгатькә имзалар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшьләр парламенты