Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә яшь сайлаучы көне үтте

Агымдагы елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бишенче чакырылыш депутатларын сайлаячакбыз.

Агымдагы елда яңа гына үзләренең 18 яшьлекләрен билгеләп үтүчеләргә беренче тапкыр сайлауларда катнашырга туры киләчәк. Әлбәттә, бер тапкыр да сайлауда катнашмаган яшь кеше югалып калырга, бу очракта үзен ничек тотарга кирәклеген белмәскә дә мөмкин. Шуңа да Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссияләре тарафыннан Яшь сайлаучы көннәре үткәрелә башлады. Әлеге акция кысаларында 17 февраль көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасында яшь сайлаучылар белән очрашу үтте. Очрашуда Чүпрәле тармакара технология техникумы студентлары, территориаль сайлау участогы рәисе урынбасары Илгизәр Вафин, 1368 номерлы үзәк сайлау участогы рәисе Зөлфия Юсупова катнашты.

Чараны үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белгече Резеда Фәизова ачып, студентларга сайлауларның ни өчен кирәк булуы, аларда катнашуның мөһимлеге турында сөйләде.

Илгизәр Вафин очрашуда катнашучы студентларны Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлеге, сайлау системасы, үзәк сайлау, территориаль сайлау участоклары турында, сайлау участокларында ни эшләргә кирәклеге, бюллетеньнәрдә нинди графалар булуы һәм башка шундый четерекле пунктлар белән таныштырды һәм яшь сайлаучы белешмәләрен тапшырды.

-18 яшенә җиткән һәр гражданин да референдумда, сайлауларда катнашу хокукына ия булып тора. Шуңа да сайлауларда катнашырга кирәк. Чөнки сезнең тавыш бирүегез ул илнең, республиканың тормышында актив катнашуыгыз аның язмышына битараф булмавыгызны күрсәтә. Сезнең теге яки бу партияне яклап тавыш бирүегез күп нәрсәне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәген онытмагыз,-диде ул яшь сайлаучыларга мөрәҗәгать итеп.

Зөлфия Юсупова үз чыгышында теге яки бу сәбәпләр нәтиҗәсендә сайлауга бара алмау проблемасы килеп туган очракта ниләр эшләргә кирәклеге мәсьәләләренә тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар