Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Ватан геройларын искә алдылар

9 декабрь көнне илебездә Ватаныбыз Геройлары көне билгеләп үтелде. Шушы уңайдан район үзәгендә яшәүче пенсионерлар, ветераннар һәм ветераннарның район советы президиумы членнары үзәктәге Дан монументына венок куйдылар.

Районыбыз үзенең каһарманнары белән урынлы горурлана. Чүпрәле төбәге Ватанга 16 герой бирде, алар арасында- 5 Советлар Союзы герое, 2- Дан орденнарының тулы кавалеры, 1- Россия герое һәм 8 Социалистик хезмәт герое бар. СССР ның элеккеге Авиация промышленносте министры Петр Дементьев әлеге олы исемгә ике мәртәбә лаек була. Ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов та үзенең ялкынлы чыгышында каһарманнарның үлмәс батырлыгы гасырлардан- гасырларга күчеп, райондашлар йөрәгендә мәңге сакланыр,- диде.

-Бүгенге көндә дә фидакарь хезмәтләре белән герой исеменә лаек булырлык шәхесләребез бар. Әлбәттә, аларга тиешле бәя бирелмичә калмас,-ди ул митингта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан геройлары көне