Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә террорга каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

Яз, җәй-табигатьнең генә түгел, адәм балаларының да активлашкан чоры. Мең төрле мәшәкатьләргә мәктәпләрдә уку елы тәмамлану, төрле бәйрәмнәр, имтиханнар да өстәлә. Ә балалар белән бәйле булган хәлләр, ул бу була калганда, ата-ана өчен дә төзәлмәслек яра, дәүләт өчен дә гадәттән тыш хәл.

Шушы көннәрдә генә район башлыгы Александр Шадриков җитәкчелегендә террорга каршы тору комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Иң мөһим мәсьәлә булып - балалар һәм аларның иминлеген тәэмин итү каралды.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Юрий Мутин сүзләренә караганда, 2607 укучы бала мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чыңлаганнан соң, әти-әниләр карамагында гына калачак. 9 - 11 сыйныфлар өчен, әлбәттә, имтиханнар бар. 24 июньдә исә - Чыгарылыш кичәләре булачак. Әлбәттә инде, боларның барысы да тиешле службаларның, шулай ук укытучы, әти-әниләрнең дә контролендә үтәргә тиеш.

Россия эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районындагы бүлеге начальнигы Рөстәм Мөхәммәтҗанов, бу уңайдан, полиция хезмәткәрләренең әзерлекле булуын һәм үзләренә йөкләнгәнне җиренә җиткереп башкакрачакларын аңлатты.

Хокук һәм көч структуралары вәкилләрен соңгы араларда яшүсмерләр арасында ешаеп киткән суицид кылулар да борчый. Үз чыгышында район прокуроры Илдар Маликов яшүсмерләр арасында аңлату профилактик эшләрен активлаштырырга чакырды. Буа районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөгинов бүлек башкарунда булган, Чүпрәле районында теркәлгән җинаять эшләрен анализлады. Һәм яшүсмерләр белән эшләүдә төрле районнардан хезмәт үрнәкләрен китерде.

Җинаять кылынганнан соң, җинаять кылучының амораль тормыш рәвеше алып барганлыгы ачыклана. Ә аңа кадәр ул кешегә җәмәгатьчелек тә игътибар бирми, көч структуралары да. Яшүсмерләр белән дә шундый ук хәл күзәтелә, -диде ул.

Киңәшмәдә бөтен төп булган сораулар тикшерелгәннән соң, шундый ук очрашуларны авылларда, укытучылар, фельдшер-акушерлык пункты мөдирләре катнашында да уздырырга кирәк, дип килешенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: террорга каршы тору комиссиясе утырыш