Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә терлекчелек эшенә нәтиҗә ясадылар

"Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасына караган Татар Бизнәсе филиалында үткән семинар- киңәшмәдә район терлекчеләренең июнь аендагы эшенә йомгак ясадылар, алдагы көннәргә бурычлап куйдылар.

Аның эшендә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, терлекчелек белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян - фермер хуҗалыгы җитәкчеләре һәм баш белгечләр катнашты. Беренче июльгә район хуҗалыкларында 13991 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 4511-е савым сыерлар. Быелның алты аенда тулаем җитештерелгән сөт 114201 центнерны тәшкил итте, бу күрсәткеч үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1687 центнерга артыграк. Һәр савым сыерга күчереп исәпләгәндә уртача 2532 килограмм сөт җитештерелде. Сыерларның продуктлылыгын шактый арттыруга ирешкән "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Мунчәли һәм Түбән Каракитә филиаллары, "Цильна" җәмгыяте терлекчеләренең фидакарь хезмәтләре мактауга лаек. Муниципаль район башлыгы Александр Шадриков саннарны анализлаганда, сөт җитештерүне киметүгә юл куйган һәм яшь үрчем алуда үз мөмкинлекләреннән түбән эшләгән хуҗалык җитәкчеләрен кискен тәнкыйтьләде. Әлбәттә, андыйларга җавап та тотарга туры килде. Аннан соң район башлыгы кышкы чорга терлек азыгы әзерләү буенча да бурычлар билгеләде. Киңәшмәдә яңа туган бозауларның сакланышын тәэмин итү буенча Закирҗан Буркеев, җәйге лагерь чорында малларны ашатуны оештыру турында агро идарә начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов һәм терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов чыгышлары тыңланды. Кайбер хуҗалыкларның җәйге лагерьлары территорияләрен тәртипкә китерү буенча да тәнкыйть сүзләре әйтелде. Киңәшмә ахырында июнь ае нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә ирешкән Җәмил Билалов һәм Дамир Сафин ("Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле һәм Татар Бизнәсе филиаллары директорлары), Илнар Ситдиков һәм Дамир Хәйбуллов ("Цильна" җәмгыятенең мал табибы һәм көтүне яңарту буенча технологы) акчалата премияләргә лаек булдылар.

Реклама

Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6933-v-droghghanom-podveli-itogi-raboti-ghivotnovodov-za-pervoe-polygodie.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ерлекчелек эшенә нәтиҗә ясадылар