Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Татар баласы-2014" бәйгесе узды

Район мәктәпләре арасында иң яхшы татар баласын билгеләү, яшь буын арасында гореф-гадәтләрне, татар халык мәдәниятен, милли бәйрәмнәрне яңадан торгызу, татар теле һәм татар мәдәнияте өлкәсендәге белемнәрне ныгыту максатында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Татар баласы- 2014" бәйгесенең район этабы үтте.

Бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә, икенче этабы исә кустларда үткәрелгән иде инде. Район этабында кустларда җиңү яулаган укучылар: Азат Баһаутдинов (2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Рәсим Әхтәмов (Иске Шәйморза урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Рәсим Фәтхуллин (Иске Кәкерле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы), Ләйсән Хисаметдинова (Зур Чынлы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Гүзәл Бахитова (1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы), Диана Низамова (Кече Чынлы урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы), Рәмзия Хәлимова (Матак урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Язилә Хәйруллина (Яңа Кәкерле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы) һәм Адилә Төхфәтуллова (Түбән Чәке урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы) катнашты. Әлеге чараны 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гөлназ Мәүлиханова бик җанлы һәм матур итеп алып барды.

Бәйгенең беренче биремендә укучылар үзләре белән таныштырып, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Икенче бирем исә "Без сәнгатькә гашыйкбыз" темасы буенча үтте. Биредә укучылар үзләренең хоббилары турында да сөйләделәр. Өченче һәм дүртенче биремнәрдә конкурсантлар халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары хакында мәгълүматлы булуларын, җыр-биюгә осталыкларын, аш-суга уңганлыкларын күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча кызлар арасында Гүзәл Бахитова-1, Язилә Хәйруллина ёщм Ләйсән Хисаметдинова-2, Диана Низамова-3, егетләр арасында Рәсим Әхтәмов-1, Рәсим Фәтхуллин-2, Азат Баһаутдинов 3 урынга лаек дип табылдылар. Призлы урыннарны яулаган һәм бәйгедә актив катнашкан укучылар район мәгариф бүлегенең Мактау Грамоталары белән бүләкләнделәр.

Резидә Мөдәррисова, район мәгариф бүлеге белегече:

-Бәйге "Мин татарча сөйләшәм" акциясен йомгаклады һәм талантлы укучыларыбызны да барлады. Шунысы куандыра, укучыларыбыз татар телен һәм әдәбиятен, милли гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны беләләр, җыр-биюгә дә осталар. Димәк, татар телен дәвам итүчеләр, милләтебезнең киләчәге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татар балаасы2014