Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә тагын бер спорт мәйданчыгы ачылды

Чүпрәледә чираттагы спорт мәйданчыгы Марс урта мәктәбендә ачылды. Мәйданчыкны ачу тантанасы Бөтенроссия олимпия көне кысаларында узды.

Яңа спорт мәйданчыгын биредә төзелүе тикмәгә түгел. Мәктәп укучылары укуда гына түгел, ә спорт өлкәсендә дә уңышлары белән сөендерә. Шуңа да бу юнәлештә киләчәктә перспективалы шөгыльләнү максатында тагын да мөмкинлекләр тәкъдим ителде. Бу хакта тантаналы ачылышка килгән район башлыгы Александр Шадариков та әйтеп үтте.

-Район күләмендә республика программалары һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән сафка баскан социаль-мөһим объектлар байтак. Шуның менә чираттагысы сезең авылда ачылды. Биредә мәктәп укучылары гына түгел, авыл яшьләре дә теләп йөрерләр, спорт буенча яңа үрләр яуларлар дигән өметтә калам, -диде.

Авыл җирлеге башлыгы Рамиль Мостафин да авыл җирлегенә шундый бүләк ясаганнары өчен республика һә район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерде. Сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларда алга таба да нәтиҗәләр күрсәтергә әзер булуын белдерде.

Ринат Сирачев, ветеран-укытучы:

-Элек еллардагы тормыш белән бүгенге арасында бик күп. Мондый мәйданчыкларны авыллларда булдыру түгел, күрү дә зур хыял иде. Ә хәзер тренажерлар тулы мәйданчык урамда ук, теләгән кеше рәхим итсен. Җитәкчеләргә зур рәхмәт.

Укучылар исә шатлыкларын, рәхмәт сүзләрен концерт номерлары, биюләр аша җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев