Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы мәдәният йортына студентлар очрашуга җыелды

Бүген район мәдәният йортында студентлар белән очрашу узды. Бәйрәм вакытларында, кышкы һәм язгы сессияләрдән соң, мондый очрашулар районда традицион төс алды. Менә монысына да Чүпрәле мәктәпләрен төрле елларда тәмамлап, бүгенге көндә илебезнең төрле югары уку йортларында белем алучы яшьләребез бердәм булып җыелып кайтканнар иде.

Студентлар алдында чыгыш ясап, район башлыгы Александр Шадриков Чүпрәленең алдагы киләчәге нәкъ менә яшьләребез кулында булуын әйтеп үтте һәм агымдагы елда район күләмендә башкарылган эшләр турында сөйләде. Аның сүзләренә нигезләмә булып, социальмөһим объектларның тантаналы ачылышларыннан видеослайд күрсәтелде.

-Сезнең белән мондый очрашулар нигә кирәк соң? Бу-районыбызның киләчәге, ягъни сезнең белән тагын бер кат очрашу, мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бирә. Зал тутырып утырган яшьләребезгә карап, максатчан шәхесләр, Чүпрәленең киләчәктә перспективасы булына ышанам,-диде Александр Шадриков.

Чарада уку йортларын тәмамлап, районга эшкә кайтучы белгечләр хөрмәтләнде. Сәхнә түренә чакырып, тармакара технологияләр техникумы мөгаллимәсе Гөлнара Җәббарова, район халкын социаль яклау идарәсенең социаль педагогы Алия Абаева һәм "Акчарлак" йөзү бассейны директоры Евгений Митрошкинның фикерләре тыңланды.

Кичә дәвамында үрелеп барган концерт номерларында мәктәп укчылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шулай ук, студентлар үзләре дә чыгыш ясадылар. Тармакара технологияләр техникумы укучылары КВН командасы исә студентлар тормышыннан алынган кызыклы вакыйгалар күрсәтеп көлдерде.

Студентлар белән очрашу "Көзге бал" кичәсе һәм дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Студентлар белән очрашу