Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә шәхси сектордан сатып алынган сөтнең бер литры -16 сум тора

Чүпрәле районыда шәхси секторда 5000баштан артыграк сыер бар. Хуҗалыклар үзләреннән арткан сөт продукциясен сату белән дә шөгыльләнәләр. Шәхси хуҗалыклардан сөтне район буенча 40 эшмәкәр-сөт җыючы җыя.

Күпне күргән өлкәннәр, Бөек Ватан сугышын кичергән тыл ветераннары янында булганда күп вакыт "безне ачлыктан сыер коткарды" дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ачлык заманнары артта калды. Ә авылда сыер туендыручы, гаилә бюджетын тулыландыручы ролен бүген дә үти.

Авылларда үз-үзләрен эш белән тәэмин итү максатыннан 4-5әр сыер асраучылар бар. Бу эш белән ныклап шөгыльләнүчеләрне район җитәкчелеге, Татарстан Хөкүмәте дә яклый. Соөгы елларда 7 һәм аннан да артыграк сыер тотучы хуҗаларга, мәсәлән, сыер саву аппаратлары бирелә башлады. Сыер башын кметмәү максатыннан Хөкүмәт тарафыннан бирелә торган субсидияләр дә авыл кешесенә ярдәм итүнең күркәм бер мисалы.

Җитәкчелеге сөт җыючылар белән дә әледән-әле очрашып тора. Мондый очрашуларда, күзгә-күз карап дигәндәй, проблемаларны чишү юллары эзләнә. Шушы көннәрдә генә булган очрашуда кайбер авыл җирлекләрендә шәхси сектордан җыелган сөт өчен район буенча тәкъдим ителгән сумманың бирелмәве анализланды. Бүгенге көндә сөтне эшкәртүче заводлар продукцияне 19-21 сумнан сатып алсалар да, сөт җыючылар халыктан сатып алган 1 литр сөт өчен сумманы арттырырга бик теләми. Аларны да аөлап була, әлбәттә. "Сөтне бит аны иртә таңнан торып җыярга кирәк,-диләр алар. - Машина, бензин чыгымнарын, шул эш белән ирле-хатынлы шөгыльләнүеңне санасаң, нәтиҗәдә керем әллә ни калмый да",-диләр.

Тик шулай булса да, бер-береңнең кесәсенә керүдән мәгънә юк. Авыл кешесенә дә сыер асрау җиңел бирелми. Аны кышлату өчен җәе буе печән әзерлисе, ашлыгын юнәтәсе, сатып аласы бар. Шуңа да әлеге өлкәгә караган бизнес вәкилләре дә моны аңласа, үз товар җитештерүчеләреннән арасын ераклаштырмаса, әйбәт кенә булачак.

Декабрь аеннан шәхси сектордан сатып алынган сөтнең бер литры -16 сум. Якын араларда бәяләр күтәреләчәге турында әлегә хәбәрләр юк. Үткән ел шушы чорда әлеге бәя 17 сум булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сөтнең бер литры