Чүпрәледә Ана скульптурасын ясау өчен хәйрия SMS акциясе игълан ителде
Райондагы «Благодарение» иҗтимагый-хәйрия фонды Ана скульптурасын ясау өчен акчалата ярдәм итү йөзеннән sms-акция уздыра.
Ноябрь аенда район үзәгендә урнаштырылачак Ана скульптурасын ясау өчен 2 миллионнан артык акча кирәк. Бүгенге көндә аның 761 меңе җыелган.
Хөрмәтле райондашлар! "Благодарение" хәйрия фонды әлеге изге эштә битараф булмаска һәм хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә чакыра.
Моның өчен кәрәзле телефоннан 7715 номерына Чупрале сүзен җыярга һәм бушлык калдырып, җибәрәсе сумманы күрсәтергә кирәк. Мәсәлән: Чупрале 100 на номер 7715.
SMS хәбәр җибәргәннән соң, оператор түләүне башкарырга ризалык сораячак. Әлеге эшләр барысы да бушлай башкарыла. Телефоннан акча кисеп алынганнан соң, 7715 номереннан сезгә "Хәйрия кылган өчен рәхмәт белдерәбез" («Благодарим Вас за пожертвование») дигән хәбәр киләчәк.
SMS хәбәрләр суммасы «Билайн» өчен 1,70 тиен, «Мегафон» өчен -1,77 тиен, "МТС" өчен -11,50 тиен, «Теле 2» өчен-0,85 тиен тәшкил итәчәк.
Суммасын күрсәтмичә SMS хәбәр җибәргән очракта телефоннан 45 сум акча алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев