Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә сәүдә йорты төзелә

Игътибар итсәгез, район үзәге үсә, төзекләнә һәм матурая бара. Халыкның көнкүрешен яхшырту, мәдәниятен үстерү һәм ялын дөрес оештыру максатыннан яңа социаль объектлар сафка баса.

Дзержинский урамында төзелеп килүче "Сәүдә йорты" да райондашларыбызны битараф калдырмагандыр. Бинаны төзетүче эшмәкәр Надир Мөшәрәповның әйтүенә караганда, әлеге "Сәүдә йорты" ике катны биләгән 300 квадрат метр мәйданлы булачак икән. Төзүчеләрдән Хәмзин Иркәм, Мөшәрәпов Фәнил, Рәис Бахитов, Рәмис Мәүлетов һәм Әнәс Абдуләхәтов яз башында төзелә башлаган бинаны ел ахырына кадәр файдалануга тапшырырга уйлыйлар. Проектны гамәлгә ашыру өчен 5 млн. сумлык финанс чыгымнары тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәүдә йорты