Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Призывниклар көне” узды

Залда дәүләт гимны яңгырый. Аннан соң сәхнәгә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин чакырыла. Шушындый тантаналы шартларда ул "Призывниклар көне" нә башланган кичәне ачык дип игълан итә.

1992 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге көн чын мәгънәсендә матур традициягә әйләнде һәм яшьләр аны үзләренең киләчәген якты өметкә, изге теләкләрнең башлангыч чорына бәйлиләр. Ул көнне район үзәгендәге мәдәният йортына иртәгә хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да килгән иде. Әлеге кичәнең әһәмияте дә күз алдында, башка еллар белән чагыштырмалы буларак зал шыгрым тулы. Тантананы Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин ачты. Үзенең чыгышында ул армия сафларын тулыландыручы егетләргә иң җылы теләкләрен җиткерде. -Санаулы берничә көннән сезнең өчен яңа тормыш башлана. Кораллы көчләрдә хезмәт итү беркайчан да җиңел булмады, ул хәзер дә шулай. Әмма Чүпрәле егетләре нинди генә гаскәрләрдә хезмәт итмәсен, алар турында без һәрчак мактау сүзләрен генә ишетәбез. Бигрәк тә сезне шушы яшькә кадәр үстергән, тиешле тәрбия биргән, Ватанны сакларлык лаеклы ул иткән әти-әниләрегезгә, мәктәп тәрбиясе биргән укытучыларыгызга ихлас рәхмәт. Район газетасы битләрендә хәрби әзерлек отличнигы булган якташларыбызның фоторәсемнәрен күрү дә безнең өчен зур шатлык. Ул күркәм традиция алга табан да дәвам итсен иде. Хәерле юл сезгә,-диде Виль Ринатович. Әлбәттә, әти-әни өчен бала һәрвакытта да бала булып кала инде ул. Солдатка китүче егетләргә караганда да алар күберәк борчыла. Иске Чүпрәле авылыннан Гөлнат Усманованы булачак солдатларның әти- әниләре исеменнән егетләргә хәер-фатиха бирү өчен сәхнәгә аны чакырдылар. -Җәмгыятебез шулай корылган инде, элек-электән илне, Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы һәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә алар хезмәтенә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булуыгыз белән горурланыгыз, ә иң мөһиме- исән-имин гаиләләрегезгә әйләнеп кайтыгыз,- диде Гөлнат ханым. Ветераннарның район советы җитәкчесе урынбасары Мөнир Насретдиновның да егетләргә әйтер сүзе күп әулды. -Чүпрәле ир-егетләре Ватан бәйсезлеге өчен барган барлык сугышларда да катнашты, каһарманлыклары өчен хөкүмәтнең иң югары бүләкләренә лаек булучыларыбыз да әллә ни хәтле. Әфганстан комлыкларында, Кавказ таулары арасында һәм башка кайнар нокталардагы сугышларда да алар үзләрен аямадылар. Мин үзем институттан соң бер ел гына хәрби хезмәттә булдым. Аннан соң запастагы офицер буларак берничә кат хәрби частьләрдә әзерлек үтәргә туры килде. Командирларны, начальникларны тыңлагыз, заданиеләрне җиренә җиткереп үтәгез, антыгызга тугры, намуслы, кыю һәм тәртипле булыгыз,-ди отставкадагы капитан Мөнир Абзалович. Кичәнең хәрби-патриотик программасы буенча оештырылган ярышларда Алешкин- Саплык, Зур Аксу, Иске Чүпрәленең 1 һәм 2 номерлы урта мәктәпләре, тармаклы технологияләр техникумы командалары көч сынашты. Исегезгә төшерәбез, әлеге командалар район буенча зона ярышлары этабында җиңү яулап финалга үткәннәр иде. Алар бүген дә "команданың визит карточкасы", "автоматны сүтеп җыю", "беренче медицина ярдәме күрсәтү" һәм сәнгать буенча үзләренең осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Мәртәбәле жюри һәр команданың чыгышын нык игътибар белән карады. Автоматны сүтеп-җыю ярышына район комиссары Вил Нуруллин хөкемдарлык итсә, медицина буенча билгене баш табиб урынбасары Иосиф Кукушкин, спорт күнегүләре буенча балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Николай Хрисанов куйды. Барлык нәтиҗәләр буенча иң күп баллны тармаклы технологияләр техникумы җыйды һәм күчмә кубокны да аларга хөкемдарлар башлыгы Виль Ринатович тапшырды. Икенче һәм өченче урыннарны 1 номерлы Иске Чүпрәле һәм Алешкин- Саплык урта мәктәпләре командалары бүлеште.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: призывниклар көне