Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә печән әзерләү һәм сенаж салу дәвам итә

Район терлекчеләре үткән кышлатуга, һәр баш малга уртача алты центнер азык берәмлеге күләмендә запас белән кергәннәр иде. "Цильна" җәмгыятеннән тыш, башка хуҗалыкларда быел андый резерв бөтенләй "юк" дәрәҗәсендә. Димәк, агымдагы җәйге чор авыл хезмәтчәннәреннән икеләтә эш таләп итә.

Исегезгә төшерәбез, ферма малларын уңышлы кышлату өчен аларның һәркайсына кимендә 33 центнер азык берәмлеге әзерләнергә тиеш. Бүгенге көнгә ул күрсәткеч җиде центнерны тәшкил итә.

-Мөмкинлекләр бар, иң мөһиме урыннарда эш темпын киметмәскә кирәк. Күпьеллык үләннәр чабуны шушы көннәрдә төгәлләргә уйлыйбыз. Бүгенге көнгә печән әзерләү һәм сенаж салу планнары 30- 52 процентка үтәлде. "А. Низамов", "Шәйморза" һәм Цильна җәмгыятьләрендә җәйнең һәр көненнән нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Шул ук вакытта биш филиалны берләштергән "Березка" җәмгыятендә эшне шактый яхшырту сорала,- ди агро идарәнең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов. 2188 гектарда үстерелгән катнаш азык, 4681 гектардагы беръеллык үләннәр һәм 3625 гектар мәйданны биләгән кукуруз азык балансын тулыландыруга зур өлеш кертер дип уйлыйлар идарәдә. Соңгы яуган яңгырлар өмет уяткан.

-Быел ашлыгы сугылган саламга да игътибар зур булачак. Башта аларны рулонга чорнатып кардаларга, аннан соң азык утарларына кайтарырга планлаштырдык. Кышкы суыкларда салам да азык. Шуны да искәртим, сенаж салганда эшне кызу тоту аеруча мөһим. Әйтик бер мең тонна яшел масса сыйдырышлы траншеяның өсте өч көн эчендә капланырга тиеш. Яшел массаны тыгызлау һәм траншеяны каплау срогы сузылган очракта, кышлыгын сыйфатлы сенажга ышанырга урын да калмый,- дип дәвам итә сүзен Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: печән әзерләү чоры