Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкәннәр өчен көзге ярминкә гөрләде

Шимбә көнне районда өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә гөрләде. Ярминкәгә районның агропредприятиеләре, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр халыкка авыл хуҗалыгы продукциясе: арпа, бодай, печән, салам, кәбестә, шикәр комы, он кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр.

Мондый көзге ярминкәне районда Өлкәннәр декадасында уздыру һәм әйберләрне өйләренә китереп бирү традициягә әверелде. Соңгысы район халкын социаль яклау идарәсе һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге тарафыннан башкарыла.

Иске Чүпрәле авылыннан Рузия апа Айзятова:

-Казларыбыз, тавыклар бар, менә аларга азык алырга дип чыктым. Без инде өлкән яшьтәге кешеләр. Шуңа да әлеге көзге ярминкәне ел саен көтеп алабыз. Транспорт белән дә ярдәм итәләр, бәясе дә ярыйсы гына.

Иске Кәкерле авылыннан Гелирам һәм Тәлгать Хөснетдинов ярминкәгә үз транспортлары белән килгәннәр.

-Без Ульяновск шәһәреннән күченеп кайттык, 40 ел шәһәрдә яшәдек. Авылда мал-туар асрамасаң, күңелсез. Ә аларга билгеле азык кирәк. Ярминкә ошый, барысы да бар,-диләр.

Ярминкәнең торышы белән район башлыгы Александр Шадриков кызыксынып йөрде. Продукция тәкъдим итүчеләр белән сөйләште, район халыкының ярминкәгә булган фикерләре белән танышты.

Ә менә Уби авылыннан Василий Краснов ярминкәгә кәбестә сатарга дип килгән. Гаиләләре белән әлеге шөгыльне биш ел дәвамында башкаралар икән. Кәбестәне 10 сумнан тәкъдим иттеләр.

-Өебез суга уңайлы җирдә урнашкан. Үзебез өчен дә үстерәбез,район халкына да җитә, тозлыйбыз да,-диләр.

Ярминкәгә килүчеләрнең кәефен район мәдәнят йорты хезмәткәрәләре моңлы җырлары белән күтәреп тордылар. Шулай ук, ит-сөт мини-фермер кибете бинасында 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе хезмәткәрләре: Зәкия Айнуллова, Фания Садыйкова, Галина Аръяхова коймак, баллы чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкәләр өлкәннәр өчен