Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә өлкән сыйныф укучылары хәрби әзерлек уза

Быелгы хәрби җыенда өлкән сыйныф укучылары катнаша. Биш көнлек лагерь тормышы тулысынча хәрбиләрнекенә якынайтылып, егетләр солдат күнекмәләре һәм мәшәкатьләренә күмелеп яши.

"Подъем", "отбой", "төнге каравыл" тәүлекнең төрле вакытлары турында искәртсә, ә инде граната ыргыту, ату, 100 һәм 3000 метрга йөгерү, турникта күтәрелү, тактик һәм стройда йөрү буенча күнекмәләр белән көннәр сизелми дә үтә икән.

Без килгәндә дә булачак солдатларның гадәти "армия" тормышы иде. КППда безне хәрби киемдәге укучылар каршы алды. Хәрби җыен начальнигы Петр Рафиков, гарнизон начальнигы Альбирт Миңнебаев, взвод командирлары Радик Якупов, Леонид Кудрявцев, Фәһим Фәтхуллов, Мирза Усманов һәм Владимир Милляков җитәкчелегендәге булачак солдатлар үзләре исә тантаналы стройга төзелгән иделәр. Район комиссары Вил Нуруллин булачак солдатларга уңышлар теләде һәм тантаналы шартларда Әфганстаннан совет солдатларын чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан Василий Павловка медаль тапшырды.

Вил Нуруллин, район хәрби комиссары:

-Егетләрнең көннәре программада каралганча, төгәл график нигезендә бүленгән. Биредә тактик өйрәнүләр дә, спорт бәйрәме дә, Калашников автоматыннан ату да каралган. Егетләр чиратлашып сакта да тора.

Булат Гафуров:

-9 май парадында миңа Җиңү Байрагын мәйданга чыгару йөкләнгән иде. Инде менә хәрби җыенга баруым белән дә чиксез горурланам. Киләчәктә безне армия хезмәте көтә, ә биредә исә без беркүпме солдат тормышына әзерләнәбез, чыныгу алабыз. Бик ошый, казарма тибындагы өйләрдә торабыз.

Нияз Җәлалов:

-Без, егетләргә, мондый җыеннар бик кирәк. Хәрби хезмәтнең башлангычы биредә дисәм дә, ялгышмам. Хәрби тәртипкә күнәбез, хәрби күнекмәләр алабыз. Әле кичә генә килеп урнашуыбызга карамастан, КППда сакта торырга да өлгердем, хәрби хезмәт буенча беренче чыныгуымны алдым. Башка сыйныф укучыларына да мондый җыеннардан читләшмәскә киңәш итәм. Тиздән билләренә солдат каешы буачак, Ватан сагы ышанып тапшырылачак солдатлар бит инде без!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрби әзерлек