Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

2015 елның биш аенда Чүпрәледә 22 никах теркәлгән + ФОТО

Район ЗАГС бүлегендә Халыкара Гаилә көненә багышланган "Түгәрәк өстәл" үтте. "Түгәрәк өстәл" эшендә район социаль яклау, ЗАГС бүлеге, район үзәк хастаханәсе, китапханә хезмәткәрләре, адвокат, яңа гына гаилә корган яшь һәм 50 елга якын бергә яшәгән парлар, ветераннар советы, укытучылар, техникум студентлары катнашты.

Чара район социаль яклау бүлеге һәм үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре белән берлектә оештырылды һәм аны үзәкләштерелгән китапханә белгече Резедә Фәизова алып барды.

-Гаилә- ул тормышның нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, ватылмасын дисәң, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәргә кирәк,-диде район социаль яклау бүлеге хезмәткәре Йолдыз Мусина бәйрәмне ачып һәм парларны гаилә көне белән тәбрик итеп.

Гаиләне төзү җиңел, әлбәттә. Ә менә аны саклап калу, алай гына да түгел, гаиләнең һәр кешесен бәхетле итү икеләтә авыр. Күп кенә конфликтларны хәл итүдәге проблемаларга гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Гүзәл Фәхретдинова үзенең чыгышында тукталды. Район үзәк хастаханәсе гинекологы Светлана Тяхина исә сүзне балаларны мәктәп бусагасыннан ук булачак гаилә тормышына әзерләү кирәклегенә басым ясады, яшь парларга мөрәҗәгать итеп, бер-берсенә түземле, кайгыртучан булырга, һәрвакытта да алтын урталыкны табу кирәклеген, бары тик шул очракта гына гаилә дигән җылы учакны саклап калу мөмкин булуын ассызыклады.

-Соңгы елларда рәсми рәвештә теркәлгән никахлар саны кимүгә таба бара. Рәсми саннарга күз салсак, 2015 елның 5 аенда (көтелә) 22 никах теркәлгән, 2014 елның 5 аенда исә бу сан 37не тәшкил иткән иде. Кызганычка каршы, 2013 елдан башлап аерылышучылар саны да арта бара,- дип рәсми саннарга тукталды район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова үзенең чыгышында һәм гаиләләргә гаилә бәхете теләде .

-Гаилә-ул җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә бала туу- олы бәхет, шуңа да һәр гаиләгә сәламәт бала телим,-диде район үзәк хастаханәсе педиатры Гөлсинә Җәлалова яшь парларга мөрәҗәгать итеп.

Чарада адвокат Тауфик Хәйруллин катнашты һәм "Яшь гаилә кодексы" темасы буенча чыгыш ясап, теге яки бу мәсьәләдә ни эшләргә кирәклеге турында үз киңәшләрен бирде.

50 елга якын бергә гомер итеп, бүгенге көндә дә бер-берсенә булган мәхәббәтләрен, ихтирамнарын еллар дәвамында саклап кала алган Клара һәм Мөнир Насретдиновлар яшь парларга гаилә учагын саклау серләре белән уртаклаштылар.

Әйе, без 21 гасырда яшибез, бүгенге яшьләребез дә, безнең буын белән чагыштырганда, башкачарак фикерли. Алар тормыштан бөтенесен һәм тиз арада алырга тели. Күпләр өчен карьера, эш беренче урында тора. Бала туу да мондыйларны өйдә тота алмый. Сер түгел, бүген тормыш шундый итеп көйләнгән ки, ата-аналар да, балалар да вакытларының күп өлешен гаиләдән тыш, эштә, укуда үткәрәләр. Яшерен түгел, бүген ата-аналар гаиләнең матди хәлен кайгыртып, баштанаяк эшкә чумган, балаларыбыз белән кичен генә күрешәбез. Әмма бу бүгенге көндә һәркемнең гаилә рәвеше. Әмма ни генә булмасын, кеше тулысынча бәхетле булсын өчен аның ышанычлы тылы: хатыны яисә ире, балалары булырга тиеш, бары тик шул очракта гына кеше тулы канлы тормыш белән яшәп, үзен тулысынча бәхетле итеп тоячак, диләр галимнәр. Әлеге фикерләр очрашу барышында һәр чыгыш ясаучы фикерендә һәрдаим яңгырады.

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан имин булмаган гаиләләрдә, ятимнәр йортларында тәрбияләнүче балалар тормышына багышланган презентация алдан әзерләнгән иде һәм ул биредә катнашучылар игътибарына тәкъдим ителде. Әйтергә кирәк, презентацияне залда утыручы һәркем тын калып карады. Кызганыч, әмма бусы да безнең тормыштан алынган кадрлар иде.

Соңыннан яшь парлар Чулпан һәм Олег Воробьевлар, Фәния һәм Ильнур Мавзютовлар менә шундый чара оештырып, чакырганнары өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС бүлеге никах гаилә