Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге чәчү башланды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 августка алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 17145 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган.

Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 44 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан уртача 22,5 центнер уңыш чыга. Бүгенге көнгә урып-җыю эшләре "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында барлык мәйданнарның 70 процентында, "Цильна" җәмгыятендә-73, "Шәйморза" хуҗалыгында-67, "Березка" җәмгыятендә-59, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 52 процентында башкарылган. Ә менә "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш темпын арттыру таләп ителә.

Район хуҗалыклары басуларында туфрак әзерләү эшләре дә тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә район буенча 11380 гектар мәйдандагы җирләр эшкәртелгән.

Шул ук вакытта районда киләсе ел уңышына нигез салу эше дә башланды.

-Агымдагы елда район буенча 13000 гектарга якын мәйданда, "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы буенча 6800 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла. Бу район буенча бөртеклеләрнең -32, агрофирма буенча 42 процентын тәшкил итә. Хәзерге вакытта көзге чәчүне барлык җәмгыятьләргә дә башларга кирәк, югыйсә соңга калулары бар,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Виктор Митрошкин.

Бүгенге көндә район буенча 1207 гектар мәйдандагы җирләр чәчелгән. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы эшчәннәре район җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып көзге чәчүне башлап җибәрде.

Без "Ак барс-Чүпрәле" агрофирмасының Городище филиалы басуына килгәндә, биредә югары җитештерүчән "Нью-Холланд" тракторына "Борго" агрегаты таккан Алексей Маняков 150 гектар мәйданны биләгән кырда кышкы бодай культурасы орлыкларын җир куенына сала иде. Аңа "КамАЗ" автомашинасы белән Владимир Мерчин орлык ташып тора. Үткән көннәрдә генә уңган механизатор тарафыннан Зур Аксу филиалында 20 гектар мәйданда малларга яшел азыкка арыш культурасы чәчелгән.

-Районда көзге чәчүне 1 сентябрьгә кадәр чәчеп бетерергә планлаштырабыз. Һава торышы гына безнең файдага булсын,-ди Виктор Митрошкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көзге чәчү башланды