Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә терлекләрне кышлату чоры дәвам итә

Малларны кышлату чорының да икенче ае бара. Район хуҗалыкларында бүген тәүлеккә бер савым сыердан 11 килограммнан артык сөт савыла. Тик бу хәл безгә тынычланырга мөмкинлек бирми. Хуҗалыкларда файдаланылмаган резервлар бар. Бигрәк тә мөгезле эре терлекләрнең баш санын арттыру, бозауларны саклап калу, терлекчелектә нәсел эшен яхшырту, хезмәткә түләү һәм кадрлар әзерләү...

15 ноябрь көнне "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасының Яңа Кәкерле филиалында үткән семинарда да әлеге мәсьәләләр күтәрелде.

Үткән елгы кышлату чорында Яңа Кәкерле филиалында үткән семинарларның берсендә катнашырга туры килгән иде. Әйтергә кирәк, бүген биредә уңай якка үзгәрешләр күзгә ташлана. Сыйфатлы печән малларның алдында тора, азыкны пешереп, тәмләндереп, төрләндереп, витаминнар белән баетып бирергә тырышалар. Биналар төзек, чиста, бөтен җирдә тәртип. Нәтиҗәсе дә күз алдында, соңгы ун көнлектә филиалда сөт җитештерү күләмен 400 кг.га арттыра алганнар. Филиалның потенциалы бар, башкарасы эшләр дә шактый әле.

Семинарда катнашучылар игътибарына биредә яшь бозауларны тәрбияләү, каплатылган таналарны тәрбияләү бүлекләре, азыкны пешереп әзерләү цехлары тәкъдим ителде. Аннан биредә тагын бер яңалыкны ассызыклыйсым килә. Яшь бозауларга җәй айларында әзерләнгән дару үләннәреннән төнәтмә ясап эчерәләр. Гади генә нәрсә кебек, әмма әлеге ысул яшь үрчемнең сакланышына уңай тәэсир итә, диделәр терлекчелек белгечләре.

Семинарда, шулай ук, сыерларны үзвакытында каплату (20 мартка кадәр каплатылган сыердан гына ел тәмамланганчы бозау алырга мөмкин), таналарны каплатуга әзерләү, аларны тиешле рацион буенча ашату, буаз таналарны бозаулаганчы алдан ук саварга өйрәтү, массаж ясау, кышкы чорда малларда авитаминоз булмасын өчен аларның рационына витаминлы препаратлар, витаминга, бигрәк тә каротинга бай азыклар кертү кирәклеге мәсьәләләре дә күтәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кышлату чоры