Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Яңа елны каршы алырга әзерләнәләр

Җиргә Яңа -2016 ел килә. Яңа елны ничек каршы аласың, ул шулай үтәр, диләр. Шуны күздә тотып, бу көннәрдә район мәдәният йортларында Яңа елны каршы алуга әзерлек программасы буенча репетицияләр, район үзәген, авыл җирлекләрен бәйрәмгә әзерләү өчен бизәү эшләре башкарыла.

Елдагыча район үзәгендә мәдәният йорты каршында төп Яңа ел чыршысы урнаштырылды. Үткән еллардан аермалы буларак, Үзәк урам буенча чыршы ботакларыннан бизәлгән аркалар урын алды. Шулай ук, районга килеп керүгә үк күренәчәк, Дементьев исемендәге парк янәшәсендә икенче чыршы да урнаштырылды. Карлы-бозлы фигураларның да урыны яңартылды быел. Инде төрле әкият, мультфильм геройларын, балалар өчен шугалакларны ясауны оешма-предприятие хезмәткәрләре төгәлләп килә.

Яңа ел чыршылары "Акчарлак" йөзү бассейны, күпфатирлы йортлар алдында да балкыячак. Район үзәк паркында хәтта Парижның Эйфель башнясына охшаган башняны да күрергә мөмкин булачак. Ышанмыйсызмы, кич белән урамга чыгып карагыз, үз күзләрегез белән күрерсез.

Реклама

Шәхси эшмәкәрләр, оешма-учреждениеләр үз биналарын гирляндалар белән күптәннән бизәп куйдылар. Тәрәзәләрдә дә аллы-гөлле утлар балкый. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр үз йортларын һәм аның тирәсен бәйрәмчә бизәргә тырыша. Кыскасы, һәркем Яңа елга әзерләнә. Маймыл елын бергәләп, күңелле итеп, хәвеф-хәтәрсез каршы алырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел