Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә “Кар десанты-2014” старт алды

Ватанны саклаучылар көне алдыннан район үзәгендә кар десантын юлга озатуга багышланган тантаналы митинг үткәрелде.

Мәйданда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Гимнары яңгырый. Район үзәгендәге оешма, предприятие, 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре коллективлары Дан монументындагы мәңгелек ут янына веноклар куйдылар. Яу кырында башларын салган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар. Район башлыгы Александр Шадриков, хәрби комиссар Вил Нуруллин һәм ветераннарның район советы җитәкчесе Фиркать Җәлалов митингка килүчеләр алдында чыгыш ясап, "Ватанны саклаучылар" көненең әһәмиятен, Бөек Ватан сугышы елларында, Әфган комлыкларында һәм башка кайнар нокталарда катнашып, хәрби бурычын лаеклы үтәгән райондашларыбызның батырлыкларын тагын бер кат хәтердә яңарттылар. Аннан соң район башлыгы Александр Валерьевич "Батырлык урыны- Әфганстан" темасы буенча республиканың хәрби комиссариаты үткәргән конкурста үзләренең иҗат эшләре белән катнашкан Шланга авылы китапханәчесе Фәридә Сәгъдиевага һәм шушы авылның урта мәктәбендәге җиденче сыйныф укучысы Фагил Нуртдиновка Татарстан хәрби комиссарының Мактау грамоталарын тапшырды. Митинг ахырында кар десанты чаңгычыларына старт бирелде. Рәсемдә: "Кар десанты- 2014" нең беренче этабын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары башлап җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кар десанты