Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хезмәтне саклау айлыгы бара

Һәр ел саен язгы чәчү һәм урып-җыю чорында хезмәтне саклау айлыклары үткәрелеп килә. Әлеге айлыкларны үткәрүнең максаты нидә булуын ачыклау өчен район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәтне саклау буенча баш белгече Дамир Аббазовка мөрәҗәгать иттек.

-Дамир Әмирович, хезмәтне саклау айлыгы кем тарафыннан игълан ителә һәм ул нәрсәләрне күздә тота?

-2014 елгы язгы кыр эшләрен башкарып чыгу чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР да дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агропромышленность комплексы профсоюзларының республика комитеты карары нигезендә 16 апрельдән 23 майга кадәр айлык игълан ителде.

Бәхетсезлек очраклары безне һәркайда диярлек сагалап тора. Элек-электән килгән «Сакланганны Ходай саклый» дигән әйтем бүгенге ыгы-зыгылы тормышта аеруча актуаль яңгырый, чөнки кешенең хәвеф-хәтәргә юлыкмавы еш кына аның үз-үзен тотышыннан да тора.

Ә инде имгәнү куркынычы зуррак булган производствода техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шуңа күрә оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне кагылгысыз үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт булып тора.

Теләсә нинди техник процессны үтәгәндә һәм оештырганда кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклауга бәйле мәсьәләләр иң актуаль һәм мөһим сорауларның берсе булып кала һәм калачак.

Һөнәри авыруларны, производстводагы травмаларны кисәтү һәм оешмаларда һөнәри хәвеф-хәтәрләрне киметүдә төп фактор булып хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү тора.

Реклама

Эш -эш белән, ә кеше сәламәтлеге, аның тормышы иң зур байлык икәнен онытмаска, моның өчен барлык чараларны да тиешенчә, үзвакытында үтәргә кирәк.

Язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында күңелсез хәлләрне булдырмау максатында барлык шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, чәчү, туфрак эшкәртү агрегатларының, тагылма инвентарьларның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүләренә көндәлек тикшерү оештырылырга тиеш. Механизаторларның, барлык төр башка эшчәннәрнең хезмәтне саклау буенча инструктажлар үтүләренә, агулы химикатлар белән эшләүчеләргә махсус өс һәм аяк киеме бирелүгә, шәхси саклану чараларының төгәл үтәлүенә, хатын-кызлар, яшүсмерләр хезмәтеннән файдалануның дөрес оештырылуына ирешергә кирәк. Хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү, беренче чиратта, җитәкчеләргә бәйле. Шуңа күрә дә язгы кыр эшләрендә катнашучылар арасында аңлату эшләре алып бару хуҗалыкларның баш белгечләренә, бригадирларга, фермер хуҗалыклары рәисләренә йөкләнә.

-Айлык барышында күбрәк нәрсәгә игътибар биреләчәк?

-Техниканың язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсенә, шуның белән бергә язгы кыр эшләре кампаниясе вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлешенә аерым игътибар биреләчәк. Шулай ук, ай дәвамында эшлекле очрашулар, семинарлар, тикшерү-конкурслар, күргәзмәләр оештырылыр дип тә көтелә. Кагыйдәне тупас бозулар билгеле булган очракта җитәкчеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.

Белгечләр шулай ук механизаторларның махсус киемнәр, аптечка һәм ут сүндергечләр белән тәэмин ителешенә дә игътибар бирәчәк. Химик препаратлар белән эшләүчеләр исә медицина тикшерүе үткән булырга тиешләр.

Шулай ук айлык кысаларында 28 апрель көнне районда "Бөтендөнья хезмәтне саклау көне" үтәчәк. Айлык нәтиҗәләре язгы-кыр эшләре тәмамлангач ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәтне саклау айлыгы бара