Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә Федерация кубогына хоккей ярышы узды

Исегезгә төшерәбез, быел районда Физкультура һәм спорт елы, дип игълан ителде. Спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Руслан Вильдановның әйтүенә караганда, районда хоккей спортын үстерү һәм пропагандалау, оешмалар арасында иң көчле командаларны ачыклау, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм спорт- масса эшләрен тагын да яхшырту аның максаты итеп куела.

Әлеге программа кысаларында берничә мәртәбә йөзү ярышлары, шахмат турниры һәм алкалы хоккей буенча турнирлар үткәрелде дә инде. Ә бу турнир рәсми төстә, "районның хоккей федерациясе кубогына һәм призларына" дип аталды. Федерациянең председателе итеп Борындык элеваторының генераль директоры Васил Сәлахов билгеләнгән иде. Хоккей районыбыз халкының иң яраткан спорт төрләреннән санала, җанатарлар да бездә җитәрлек. Оешма һәм предприятиеләр командалары арасында оештырылган турнир спорт яратучыларда зур кызыксыну тудырды. Чыннан да, моңарчы кәшәкә тотып карамаган, тимер аякка басмаган ир- егетләрнең алка сугулары, боз өстендә үз- үзләрен тотулары күпләргә бик сәер тоелды. Шулай да егетләр сынатмады, беренче коймак төерле була дисәләр дә, уеннар кайчакта КХЛ турнирларын хәтерләтте. Кыскасы, молодцы егетләр, булдырдыгыз!,- дип әйтергә генә кала. Турнир уеннарын район хакимияте һәм МФЦ (күп функцияле үзәк) командалары башлап җибәрде. МФЦ һөҗүмчесе Радмил Абязов ташлаган алкага уенның өченче периодында гына хакиямиятчеләр җавап кайтара алдылар. Аның авторы Алмаз тугушов булды. Уен тигез исәп белән тәмамланды. Өстәмә билгеләнгән биш минутта да җиңүче ачыкланмады. Аннан соң баш судья Илдус Мөшәрәпов буллит билгеләде. Эльвир Шәрәпов керткән алка МФЦга җиңү китерде. Ә менә спорт мәктәбе командасы МВД хоккейчыларын киеренке көрәштә 3:2 исәбе белән җиңүгә иреште. Турнирның финал өлешендә өченче һәм дүртенче урыннар өчен хакимият һәм МВД командалары очрашты. Уенда көчләрнең тигез булуы күренеп торды. Биш минутлык өстәмә период та командаларга файда китермәгәч, буллит суктылар. Монысында инде бәхет хакимият спортчыларына елмайды. Беренче һәм икенче урыннар өчен спорт мәктәбе белән МФЦ хоккейчылары көрәште. Уен никадәр мавыктыргыч булуга да карамастан, тамашачылар нибары бер генә "гол" күрделәр. Аны спорт мәктәбенең оста һөҗүмчесе Ринат Сәлахов каршы як капкага бик матур ташлады. Район башлыгы Александр Шадриков күчмә кубокны команда капитаны Ирек Мөшәрәповка тапшырды. Турнирда катнашучы барлык уенчылар да хоккей федерациясенең истәлек бүләкләренә лаек булдылар. Район башлыгы Александр Валерьевич, спортчыларга яңа җиңүләр, сәламәт тормыш һәм эш урыннарында зур уңышлар теләде.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/5905-tyrnir-po-hokkyu-v-droghghanom.html карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей Федерация кубогы хоккей ярышы