Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә энергетиклар аллеясы булачак

Электр челтәренең баш инженеры Айрат Низамов эшне, һәрвакыттагыча, зур җаваплылык белән башлап җибәрде. Аның күрсәтмәсе буенча энергетик егетләр миләш үсентеләре өчен ояларны тиз арада, каз теше кебек тип-тигез һәм кирәк кадәр генә тирәнлектә казып та чыктылар.

"Сез бигрәк тә бәхетле инде, агач утыртып бик изге эш эшлисез", -дип сөйләнә- сөйләнә узды бер әби. Чыннан да, ул хак. Шул чак мин дә үзебезнең сыйныфташлар белән каеннар утыртуыбызны искә төшереп куанып куйдым. Шушы вакыттан соң да 40 еллап вакыт узды. Хәзер ул паркны яңадан тергезеп "Мәктәпне тәмамлаучылар паркы" дип атый башладылар. Ул вакытта без япь- яшь каен үсентеләрен нәкъ шушындый ояларга, урманчылар киңәш иткәнчә, тамыр тирәсендә һава калмасын өчен туфракны таптап, тыгызлап утырткан идек. Мәктәп елларында сулар сибеп үстергән куакларыбыз бүген инде район үзәген шаулатып, мәктәп елларындагы эшебезгә мәдхия җырлап утыралар сыман. Әмма кайбер коры җәйләр һәм кышкы салкыннар үз төзәтмәләрен керткән: яшь агачларның кайберләре сынган, икенчеләре тамыр җәеп китә алмаган. Шуның өчен үсентеләргә, бигрәк тә, беренче елларда, аеруча игътибар кирәк. -Егетләребез кичә көне буе Шланга авылы ягындагы урманнан 100 төп үсенте казып алып кайттылар. Республикабызның атказанган урманчысы Мөбинҗан Мәхмутов үзе дә шунда катнашып куакларны утыртып үстерү турында файдалы киңәшләрен биргән. Киләчәктә яшь үсентеләр көч туп ларлар һәм язын яшеллеккә төренерләр дип ышанабыз. Тик менә терлек асрау чылар бирегә үз малларын чыгарып бәйләмәсеннәр, караучысыз иректә йөртмәсеннәр иде, озакламас бу миләшлек электр челтәре алдыннан узучы олы юл буеның матур бер почмагына әйләнер, без утырткан куаклар киләчәк буынга бездән сәлам булып ирешсен,- ди энергетиклар җитәкчесе Ирфан Рәхматуллин.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аллея

2
X