Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә "Ел сыйныф җитәкчесе" сайланды

Һәр ел саен "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсын үткәрү районда инде традициягә әйләнде. Конкурсның төп максаты бүгенге көндә перспективалы булган тәрбия алымнарын ачыклауны, аларны популяштыруны һәм тәрбия уртаклашуны күздә тотты.

Конкурсның чираттагысы 14 февраль көнне 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте. Анда куст этапларында җиңү яулаган ид көчле, кыю һәм талантлы укытучылар: 1 номерлы иске Чүпрәле урта мәктәбенең 6 сыйныф җитәкчесе Айгөл Әюпова, Иске Шәйморза урта мәктәбенең 3 сыйныф җитәкчесе Людмила Васильева, Яңа Уби төп мәктәбенең 1 сыйныф җитәкчесе Нина Волкова, 2 номерлы иске Чүпрәле урта мәктәбенең 11 сыйныф җитәкчесе Ирина Ильина, Зур Аксу урта мәктәбенең 2 сыйныф җитәкчесе Светлана Мерчина, Иске Ишле урта мәктәбенең Яңа Ишле филиалының 2 сыйныф җитәкчесе Халидә Нигманова, Марс урта мәктәбенең 3 сыйныф җитәкчесе Гөлия Хайбуллова көч сынаштылар.

Конкурста катнашучы сыйныф җитәкчеләре башлап сыйныфларда ачык сыйныф сәгатьләре күрсәттеләр. Биредә сыйныф сәгатьләренең актуальлеге, теманы ни дәрәҗәдә ачып бирү, балалар белән эшләү алымнары исәпкә алынды һәм конкурсантларның эшчәнлекләренә 0дән алып 25 баллга кадәр билге куелды. Аннан соң исә конкурсның төп этабы башланды.

Конкурсны район мәгариф бүлеге белгече Резидә Низамова ачып, конкурсантларга уңышлар теләде һәм конкурсантлар җирәбә буенча туры килгән номерлы өстәлләр артына урнаштылар.

Конкурсның беренче этабы- "Үз-үзеңне презентацияләү" иде. Әйтергә кирәк, сыйныф җитәкчеләре әлеге биремне бик уңышлы үтәгәннәр. Һәм үз-үзләрен тәкъдим итү ысуллары да төрле иде. Укытучының чыгышы балалар катнашында әзерләнгән сценарийлар белән үрелеп баруы жюри тарафыннан аеруча югары бәяләнде. Укытучыларның чыгышлары презентация-слайдлар белән ныгытылып, яктыртылып барды. Презентация-слайдларда укытучыларның үзе җитәкчелек иткән сыйныф белән башкарган эшләре, төрле конкурсларда катнашып, яулаган уңышлары, гомумән, сыйныфның тормышы чагылыш тапкан иде. Жюри тарафыннан сыйныф җитәкчесенең чыгышларында тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүенә, теге яки бу проблемалы мәсьәләләрдән чыгу юлларына, педагог-тәрбиячеләрнең үзләренең һөнәри эшчәнлекләрен анализлый белүләренә дә игътибар бирелде.

Конкурсның икенче этабы исә "Стандарт булмаган чишелеш" темасына багышланган иде. Әлеге этапта конкурсантларга стандарт булмаган, әмма бүгенге тормышта еш күзәтелүче теге яки бу проблемаларны чишү мәсьәләсе куелган иде. Конкурста катнашучы сыйныф җитәкчеләре, әлбәттә, һәрберсе үз тәҗрибәсеннән чыгып, конкрет мисаллар китереп җавап бирергә тырыштылар.

Реклама

Сыйныф җитәкчеләре конкурсы укучыларның һәм укытучыларның концерт номерлары чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан конкурсантлар блиц-сорауларга җаваплар бирделәр.

-Бүгенге сыйныф җитәкчесе- ул чын педагог, социумның, укытучыларның һәм гаиләнең бердәм эшләвен тәэмин итүче, сыйныфта уңай мораль-психологик микроклимат барлыкка китерүче, сыйныф белән идарә итүче һәм башка фән укытучыларының ярдәмчесе дә әле. Һәм сез барыгыз да үзегезнең сыйныф җитәкчесе исемен лаек йөртүегезне расладыгыз. Сезнең барыгызга да рәхмәт әйтәсем килә һәм киләчәктә дә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим,-диде район мәгариф бүлеге белгече Резидә Низамова бәйгегә йомгак ясаганда.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, Людмила Васильева-1, Нина Волкова-2, Светлана Мерчина 3 урынга лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ел сыйныф җитәкчесе