Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ел башыннан бирле 25 административ эш каралган

Район административ комиссиясенең чираттагы утырышында төзекләндерү һәм территорияләрне тәртиптә тоту кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 10 беркетмә тикшерелде.

Административ комиссия ел әйләнәсе эшли, ел башыннан авыл җирлекләрендә яшәүче халыкка өй янындагы чүп-чар, төзелеш материаллары өемнәре һ. б. өчен җәзалар бирде. Агымдагы ел башыннан бирле дүрт утырыш узды, анда 25 административ эш тикшерелде.

Халык телендә "Һәркем үз хатасы өстендә өйрәнә" дигән әйтем бар. Чираттагы административ комиссия утырышына килүче Зур Аксу авылының бер урам халкы да моны таныды. Алар белән бергә килгән авыл җирлеге башлыгы Алексей Храмов:

- 2013 елдан бирле кисәтеп киләм. Һәр кисәтү закон нигезендә теркәлеп бара. Кайсыдыр аңа колак салды, тәртипкә өйрәнде. Тик кисәтүләргә колак салмаучылар да булды. Тормыш булгач, барысы да бар. Чүпләнә дә, кешеләрнең төзү эшләре белән мәшгуль булганнарын да, аңлыйбыз. Ләкин бит беренчесендә җыеп, икенчесендә авыл җирлегеннән белешмә алырга гына кирәк һәм мондый проблемалар килеп тумас иде,-ди.

Әлеге авыл җирлегенең бер урамыннан алты йорт хуҗасы да үз гаепләрен тулсынча танып, башка мондый тәртип бозулар кабатланмас, дип сүз бирделәр.

Комиссия утырышына килүче башкалар өчен дә канун бер: "төзекләндерү" маддәсе буенча кагыйдә бозган өчен штраф күләме - 2 мең сумны тәшкил итә. Ел дәвамында тәртип бозу кабатланса, ул 2 меңнән 5 мең сумга күтәрелә.

Матур җәй айлары җитү белән йорт хайваннарын иректә йөртергә яраткан райондашларыбызны да кисәтәбез, әлеге тәртип бозу өчен дә беркетмә язу каралган, ахыры акчалата җәзага тарту белән тәмамланачак. Соңгы елларда беркетмә төзү хокукы авыл җирлекләре башлыкларына да бирелде. Ә авылда барысы да "күз уңында", дигәндәй. Күрше Мәрфуганың ниләр эшләгәнен бар да күреп, белеп тора. Дус яшәргә, иң мөһиме чиста яшәргә өйрәник, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев