Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чүп- чарны кар күмеп китәр әле, дип уйлаучылар бар

Район башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең чираттагы утырышында кабаттан чисталык, авыл урамнарына ташланган чүп- чар, төзелеш калдыклары турында барды.

-Һәркайсыгызның салым түләп тора торган законлы җир участогыгыз бар, чүп- чарыгыз шулкадәр кадерле икән, шунда җыештырып саклагыз. Ә аларны урамга ташларга сезгә бер кем дә рөхсәт бирмәде,- ди комиссия рәисе Шәүкәт Алиуллов. Урыннарда чисталык булдыру буенча беренче генә сөйләшү түгел. Җирлек башлыклары да, авыл хуҗалыгына караган предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр дә торак пунктларда экологик культураны тәэмин итү өчен үз өлешләрен кертергә тиешләр. Кызганычка каршы, әле халык һаман да авыллар,елга-ерганакларга чүп, көнкүреш калдыклары ташлауны дәвам итә. Димәк,бу кимчелекләрне бетерү өчен аларга экологик культура җитенкерәми. Беребез дә чисталыкны үзебезнең эш-гамәлләребезгә бәйле икәнен исебездән чыгармасак иде. Яшерен-батырын түгел, кышын кар өстенә көнкүреш калдыкларын ташлау гадәте әле тиз генә бетмәстер. Кайберәүләр: "янәсе, яз җиткәч җыештырырбыз әле, ә кышлыгын кар күмә дә китә" дип уйлыйлар. Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче Нина Годунова белән Николай Кузнецов та шундый фикердә торалар. Әлбәттә, комиссия аларны беренче мәртәбәгә дип, ике мең сум штрафка тартты. Юк, җәмәгать, ел фасылларына гына карап чисталык булдырырга тырышсак зур ялгышлык җибәрүебез ихтимал. Сүз уңаенда исегезгә төшерәбез, узган елның июленә кадәр торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3,6нчы маддәсе нигезендә кисәтү бирелә, яки 100-200-300 сум күләмендә штраф салына иде. Кайберәүләргә бу тәэсир итмәгән күрәсең. 2012 елның 13нче январеннан Татарстан Республикасы Административ хокук бозулар турындагы кодекска тагын кайбер үзгәрешләр кертелде. 3.6нчы маддә буенча, торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, хәзер гражданнарга 2000нән 3500гә кадәр, җаваплы затларга-15000-30000, юридик затларга-200000-500 000 сум штраф салынырга мөмкин. Кисәтү ясау бөтенләй каралмаган. Бер ел эчендә икенче тапкыр беркетмә тутырылып, комиссия алдына басучылар, штрафларны ике тапкыр күбрәк күләмдә түләргә тиеш булалар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: административ комиссия чүпчар

2
X