Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә чемпионнар үссен өчен

Татарстан Республикасы-Россия Федерациясе төбәкләре арасында спортны үстерү, игътибар бирелү буенча лидерларның берсе. Спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, спорт корылмалары төзү республикада халык арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруның нигезенә әверелде. Татарстан Республикасында гамәлдә куелган Президент программаларының берсе-нәкъ менә спортны үстерүгә, физкультура-спорт белән шөгыльләнеп, халык сәламәтлеген ныгытуга юнәлдерелгән.

Татарстан-профессиональ спорт белән шөгыльләнер өчен барлык шартлар тудырылган, шулай ук, һәрбер район, авылларда сәламәт яшәү рәвешенә күнектерү буенча зур эшләр башкарыла торган тө-бәк булып тора. Казан шәһәре исә-иң әйбәт инфраструктурасы булган спорт башкаласы. Республика Россиядәге генә түгел, ә дөньякүләм дәрәҗәдәге спорт чараларын үткәрүгә ышаныч яулады. Республиканың спорт тормышындагы иң мөһим тарихи вакыйгалардан - 2013 елда булып узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы һәм Казанда әле узучы су спорты буенча дөнья чемпионатын атап була. Чемпионатны тантаналы ачуда Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2013-2014 елларда гына республикада 322 спорт корылмасы төзелгән. 2015 елда исә 10 спорт объекты кулланылышка тапшырылачак, шуларның бишесе-йөзү бассейннары. Әлеге объектлар федераль программалар һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына төзелә.

Чүпрәле районында да спортны үстерү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. 2015 ел районда Спорт елы дип игълан ителде.

Руслан Вильданов, спорт, туризм һәм яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы:

-Спорт белән шөгыльләнер өчен 45 спорт корылмасы, 23 спортзал исәпләнә, "Акчарлак" йөзү бассейны эшли.

2014 елда гына да районда җиде спорт мәйданчыгы төзелде. Агымдагы елда тагын дүрт шундый спорт мәйданчыгы ачылачак. Район үзәгендәге стадионда зур күләмле төзекләндерү эшләре бара. 2014 елда гына да үзәктәге хоккей мәйданчыгында киенү-чишенү бүлмәсе булдыру өчен 1,1 млн. сум, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортзалын төзекләндерү өчен 250 мең сум чыгым тотылды. Быел 350 мең сумга спорт инвентарьлары алдык.

Бүгенге көндә район халкының 30 проценттан артыгы системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә.

Ел дәвамында төрле спорт чаралары оештырыла. Чүпрәле спортчылары арасында республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар яулаучылар шактый. Спорт ул-сәламәт җәмгыять, ил. Үсеп килүче буын арасында спортны пропагандалыйбыз икән, димәк, киләчәгебезнең камиллегенә йөз тотабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев