Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бүгенге көнгә 5775 тонна печән әзерләнгән

Санаулы көннәр тиз үтә. Бигрәк тә мал- туар асраган авыл кешесе өчен аның һәр сәгате кадерле. Чөнки бу чорда ул үз малларын уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык туплап калырга тырыша.

Бүгенге көнгә район буенча 5775 тонна печән әзерләнде, 18 мең тоннага якын сенаж салынды, 122 тоннадан артык яфрак азык һәм төрле үләннәр тупланды. Азык берәмлегенә әйләндергәндә, әлеге күрсәткечләр шартлы һәр баш терлеккә күчереп исәпләгәндә якынча 8 центнерга туры килә. Район хуҗалыклары арасында терлек азыгы әзерләү буенча "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Татар Бизнәсе филиалы алда бара. Монда ул сан 24 центнерны тәшкил итә. "Цильна" җәмгыяте, Дементьев исемендәге агрофирманың Саплык филиалы, "Ак барс Чүпрәле" агрофирмасының Түбән Каракитә һәм Яңа Кәкерле филиаллары да җәйге мөмкинлекләрдән оста файдаланып калырга тырышалар. Кызганычка каршы, күпчелек хуҗалыкларда әлеге эшне тиешенчә оештыра алмыйлар. Төрле сәбәпләргә сылтап кадерле көннәрне кулдан ычкындыралар. 7664 гектар мәйданны биләгән күпьеллык үләннәрнең беренче каты чабып алынды. Кайбер хуҗалыклар аны сенажга да салды, печәнгә дә киптерде. "Хәзер һич кичекмәстән катнаш азыкларны сенажга салырга кирәк. Ә аларның мәйданы 4500 гектар чамасы. Вакытны сузарга ярамый, чөнки бөртеклеләрне урып- җыю чоры килеп җитте. Халыкта да бу чорны "кылны кырыкка ярыр вакыт" диләр бит,- ди агро идарәнең үсемлекчелек буенча консультанты Фәнил Хәлилов. Быелгы кышлату кайчандагыга караганда да кыенга туры киләчәк. Кышкы салкын көннәрдә маллар карны гына ашамыйлар. Оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары көче белән, хәлдән килгәнчә булышып әзерләнгән яфрак азык, кычыткан һәм төрле үләннәр дә җәмәгать терлекләре өчен зур файда булыр иде. Бу хакта Татар Бизнәсе авылында үткән киңәшмәдә район башлыгы Александр Шадриков та ассызыклады. Әлеге төр азыклар "Цильна" җәмгыятендә, мәсәлән, 26 тоннаны тәшкил итә. Шәйморзалылар да аны 18 тоннага җиткерделәр. -Ике- өч көн коллектив белән саф һавага чыгып эшләү берәүгә дә зыян китермәс. Елның нинди үзенчәлекле икәнен барыбызга да аңларга кирәк,- ди азык- төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы печән әзерләү чоры