Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 9245 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган

7 августка районда 9245 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культуралар урып-суктырылган. Шул исәптән, 770 гектар мәйданда арыш, 5951 гектар мәйданда көзге бодай, 958 гектар мәйданда арпа культуралары уңышы җыеп алынган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 21,7 центнерны тәшкил итә.

Соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар кырларда комбайннар эшен тоткарласалар да, игенче-механизаторлар беренче мөмкинлек булу белән басуга чыгалар.

"Цильна" җәмгыятендә бүгенге көнгә 1132 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. "Шәйморза" җәмгыятендә 1213 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган. Шуның 270 гектарын арыш, 236 гектарын көзге бодай, 402 гектарын арпа культуралары тәшкил итә. "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 5098 гектар мәйданда уңышны җыю эшләре төгәлләнгән. Шуның 4138 гектарын көзге бодай, 130 гектарын арпа, 720 гектарын борчак, 110 гектарын солы культуралары тәшкил итә. "Березка" җәмгыятендә 501 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар уңышы урып-суктырылган. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында 270, "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында 160, "Махмутов" крестьян-фермер хуҗалыгында 90 гектар мәйдандагы бөртекле-кузаклы культураларның уңышы җыеп алынган.

-Уракның беренче атнасында аяз, коры һава торышы күзәтелсә дә, соңгы көннәрдә явып үткән яңгырлар бераз борчу тудыра. Яңгырлар бөртекләрнең дымлылыгына да тәэсир итә бит әле ул, комбайннарның да эшен тоткарлый. Аяз көннең һәр минуты игенче өчен дә бик кадерле. Шуңа да тоташ яңгырлар башланганчы эш темпын тагын да тизләтергә кирәк. Шул ук вакытта гектарлар артыннан кумыйча, эшнең сыйфатына да игътибар тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш,-ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек буенча консультанты Виктор Митрошкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урак2014