Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә бөртекле-кузаклы культуралар 5767 гектар мәйданда урылган

Көннәрнең коры һәм аяз торуыннан файдаланып, район җәмгыятьләре һәм агрофирма филиаллары игенчеләре урып-җыю темпын арттыра баралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 23 июльгә алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 5767 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган, шуның 5686 гектары суктырылган. Шул исәптән, район буенча 787 гектарда арыш (һәр гектардан чыккан уртача уңыш 24,1 центнерны тәшкил итә), 3502 гектарда кышкы бодай (уртача уңыш 21,8 центнер), 319 гектарда борчак (уртача уңыш 13,5 центнер), 897 гектарда арпа (уртача уңыш 25 центнер), 181 гектарда солы (уртача уңыш 21,2 центнер) культуралары урып суктырылган. Бу уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 16 проценты. Бер гектардан чыккан уртача уңыш 22,1 центнерны тәшкил итә.

"Цильна" җәмгыятендә 1341 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган да инде. Ягъни уңышы җыеп алынасы барлык мәйданнарның 55 процентында эшләр төгәлләнгән. Шул исәптән, 156 гектарда кышкы арыш (тәмамланган), 484 гектарда кышкы бодай, 150 гектарда борчак, 100 гектарда солы, 454 гектарда арпа культуралары урып-суктырылган.

"Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында 2543 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Шуның 2512 гектарын кышкы бодай тәшкил итә. "Шәйморза" хуҗалыгында 558 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Шул исәптән, 287 гектарда арыш, 66 гектарда борчак, 244 гектарда арпа культуралары урып-суктырылган. "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә дә урып-җыю эшләренә керештеләр. "Махмутов" КФХда 40 гектарда кышкы бодай, "Гафуров" КФХда 100 гектарда арпа культуралары урып-суктырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы