Чүпрәледә "Балалар коляскасы парады" узды
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда яңалык буларак балалар коляскасы парады булып үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов әйтүенчә, әлеге инициативаны әниләр бик хуплап күтәреп алганнар. Коляскалар бу көнне "самолет", "кораб"ларга да үзгәртеп корылган иде. Ә штурманнары, капитаннары исә билгеле инде, сабыйлар.
Беренче урын Каримовлар гаиләсенә бирелде. Бәйрәмгә килгән нәниләрнең күңелләрен әкият геройлары да уеннар уйнатып, җырлатып-биетеп, төрле призлар уйнатып күтәрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев