Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә һәр баш терлеккә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү максат итеп куела

Авыл кешесенең мәшәкатьләре арта гына бара. Бер- берсенә ялганып барган эшләрнең һәркайсы мөһим. Язгы кыр эшләре тәмам дигәндә генә, "Яшел урак" чоры башланып китә.

Ферма малларына азык әзерләүгә керешү өчен санаулы көннәр калды. Хәзер һәр хуҗалыкта техниканы сафка бастыру, агрегатларны механизатор кадрлар белән тәэмин итү, азык утарларын, сенаж- силос траншеяларын чистарту һәм төзекләндерү кебек эшләр дәвам итә. Җәй айларының һәр көне кадерле. Аннан нәтиҗәле файдалану чарасын күрмәсәң, күпкә оттыруың да ихтимал. Очын- очка ялгап кышлатуны кичергән ферма терлекчеләре моны үз тәҗрибәләрендә күрделәр. Ачы сабакның кабатлануына юл куймас өчен бүгеннән җиң сызганып эшкә керешү мәслихәт. Быел район маллары өчен 9031 гектардагы күпьеллык һәм 678 гектар мәйдандагы берьеллык үләннәрне җыеп аласы була. Кукуруз да быел дүрт мең гектардан артык мәйданнарда чәчелде, шулай ук катнаш азык культурасы 4500 гектар чамасы мәйданны били. План буенча шартлы һәр баш терлеккә кимендә 33 центнер азык берәмлеге әзерләү максат итеп куела. Моның өчен 12532 тонна концентрат, 8148 тонна печән, 41905 тонна сенаж, 48890 тонна силос, 13968 тонна салам тупларга кирәк булачак. Район башлыгы җәйге чордан максималь файдаланып, 1,5 елга җитәрлек азык әзерләү бурычын куйды. Шушы көннәрдә "Яшел уракта" катнашырга тиешле техниканың төзеклегенә беренче тикшерү узды. Нәтиҗәләр әлегә куандырмый. Агро идарәнең баш инженеры Җәмил Шәриповның әйтүенә караганда, июнь ае башында тикшерүнең икенче этабы үтәчәк. Санаулы гына көннәр дәвамында техниканы старт сызыгына куярга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азык әзерләү