Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 8076 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган

Көн туды исә авыл халкының күзе күккә төбәлә. Май-июнь айларында халык яңгыр көтсә, хәзер исә болытларның таралып, кояш чыгуына өмет баглый. Әмма өметләр акланмый, көн туды исә яңгыр коя, нәкъ җырдагыча "ияләште бер болыт"...

Әледән-әле килеп явучы яңгырлар терлек азыгы әзерләүгә, яз, җәй буе көч түгеп үстерелгән игеннәрнең уңышын җыеп алуга да тоткарлык ясый. Шулай булуга да карамастан, кояш чыгып, җир өсте бераз сүрегү белән үк хуҗалыкларда игенче-механизаторлар кырга чыгалар, һәр сәгатьтән, һәр минуттан файдаланып калырга тырышалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 1 августка алынган мәгълүматлар га караганда, район буенча 8076 гектар мәйданда бөртекле-кузаклы культуралар урылган, шуның 8005 гектары суктырылган. Шул исәптән, 850 гектарда кышкы арыш, 5027 гектарда кышкы бодай, 155 гектарда тритикале, 329 гектарда борчак, 1462 гектарда арпа, 181 гектарда солы культуралары уңышы җыеп алынган. Бу җыеп алынасы барлык мәйданның 22 процентын тәшкил итә. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 22,1 центнер.

"Цильна" җәмгыятендә 1509 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш 29,9 центнерны тәшкил итә. Шул исәптән, 544 гектарда кышкы бодай (тәмамланган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 31 центнер), 150 гектарда борчак (уртача уңыш 15 центнер), 100 гектарда солы (тәмамланган, уртача уңыш 38 центнер), 511 гектарда арпа (уртача уңыш 32 центнер) культуралары урып-суктырылган.

"Шәйморза" хуҗалыгында 728 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган (уртача уңыш 25,2 центнер). Шуның 287 гектарын кышкы арыш (уртача уңыш 36 центнер), 121 гектарын тритикале (30 центнер), 290 гектарын арпа (14 центнер) тәшкил итә.

"Ак барс-Чүпрәле" агрофирмасында 3595 гектар мәйдандагы басуларның уңышы җыеп алынган. Һәр гектардан уртача 24 центнер уңыш чыга.

"АгроТрансПорт" җәмгыяте дә урып-җыю эшләренә кереште. Биредә 50 гектарда кышкы бодай урып-суктырылган (уртача уңыш 36 центнер). "Азык-Чүпрәле" җәмгыятендә 521 гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы