Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 6000 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган

Быел да табигать авыл эшчәннәрен үзенчә сыный. Яз башыннан ук башланган аномаль корылык игенчеләрне дә, ферма хезмәткәрләрен дә хафага салган иде. -Соңгы көннәрдә явып узган шифалы яңгырларның бәясен әйтеп бетергесез. Үсемлекләр дөньясы да иркен сулап куйды,- диләр агро идарә белгечләре.

Бүген авылда терлек азыгы хакында кайгыртмаган кеше бармы икән? Хуҗалык хезмәткәрләре дә җәйнең һәр көненнән нәтиҗәле файдаланып калу өчен тир түгә. Бүгенге көнгә район буенча алты мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган. Бу гомуми гектарларның 65 процентын тәшкил итә. Барлык чабылган мәйданның 2145 гектарыннан печән әзерләнгән һәм 3599 гектарындагы яшел масса сенажга салынган. "Ак барс- Чүпрәле", "Цильна" һәм "Березка" җәмгыятьләрендә эш темпы югары. Хәзер ферма малларын уңышлы кышлату өчен азык утарларына 1584 тонна печән кайтарылган һәм 14476 тонна сенаж тупланган. Икенче төрле әйткәндә, һәр баш терлек өчен уртача 5 центнерга якын азык берәмлеге әзерләнгән. Искәртеп үтик, салкын кыш айларын кайгы- хәсрәтсез үткәрү өчен һәр терлеккә уртача 33 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куела. -Күпьеллык үләннәрне чабу эшен тиз арада төгәлләргә кирәк. Чөнки чиратта 2188 гектар катнаш азык һәм 4681 гектар беръеллык үләннәрне чабуга керешәсе бар,- ди агро идарәнең кырчылык буенча белгече Виктор Митрошкин.

-Мал азыгы әзерләгәндә сыйфатка нык игътибар бирергә кирәк. Сенаж- ферма терлекләре рационында төп урынны тота. Димәк, аны траншеяларга салу һәм озак вакыт яхшы сакланышын тәэмин итү өчен барлык технологияләр дә төгәл үтәлергә тиеш. Эленке- салынкы темп белән салынган сенажга ышаныч аз. Траншеядагы яшел массаны яхшы тыгызлап өч көн эчендә өстен капламасаң, кышын терлеккә сыйфатлы сенаж ашатам дип уйларга да юк,- ди терлекчелек тармагы җитәкчесе Айваз Абязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күпьеллык үләннәр