Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә 10 майга мал-туарларны җәйге лагерьларга күчеп бетәргә тиеш дигән бурыч куела

Терлекчеләр малларны кышлатуны уңышлы төгәлләп, аларны җәйге лагерьларга күчерүгә әзерләнә.

Район җәмгыятьләрендә һәм агрофирма филиалларында бүгенге көндә җәйге лагерьларны төзекләндерү эшләре бара. "Цильна" җәмгыятендә инде 300 башка якын буаз сыерлар һәм таналар җәйге лагерьга күчерелгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча тәүлегенә уртача 68 тонна сөт җитештерелә һәм аның 58 тоннасы сатыла. Хуҗалыкларда бер сыерга туры килгән уртача савым 14 килограммны тәшкил итә.

Маллардан продукция җитештерүдә үткән еллардагы кебек үк "Цильна" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять терлекчеләре алда бара. Биредә азыкның күләме түгел, ә аның сыйфатлы һәм минераль өстәмәләргә бай булуына күбрәк игътибар бирелә. Һәм, әлбәттә, нәтиҗәсе дә бар. Бүгенге көндә алар көн саен 17,8 тонна сөт саталар. Бу үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 5 тоннага (!) артык.

23 апрельга алынган мәгълүматларга караганда, "Цильна" хуҗалыгында бер сыердан көненә уртача 27 кг. сөт савалар. "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгында-18 кг., "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасында әлеге сан 14 кг.ны тәшкил итә. Әмма шул ук вакытта "Березка" җәмгыятендә бер сыердан-7 кг., "Хафизов" крестьян-фермер хуҗалыгында-7,9 кг., "Шәйморза" хуҗалыгында-8,5 кг. гына сөт савылуны белгечләр "Березка" җәмгыятендә азык җитмәү (аны "Цильна" җәмгыятеннән сатып алалар), "Шәйморза" хуҗалыгында азыкның сыйфаты начар булуы белән аңлата.

Яз организмның витаминнарга сусаган чоры. Ә иң файдалы витамин чыганагы- яз кояшы. Шуңа да хәзер малларны саф һавага, кардаларга, җәйге лагерьларга чыгару зур әһәмияткә ия.

10 майга барлык эре мал-туар да җәйге лагерьларга күчеп бетәргә тиеш дигән бурыч куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: малтуарларны җәйге лагерьларга күчерү бурычы куела