Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле юллары төзекләндерелә

Чпрәле юлларының 20 мең квадрат метрындагы чокырларны төзекләндерү бурычы куела. Аның өчен хөкүмәт бюджетыннан ун миллион сум акча каралган.Үзәктәге урам юлларын ремонтлау да өч программа буенча алып барыла. Бу юнәлештә юл төзүчеләр 43 миллион сумга якын эш башкарырга тиешләр.

ЧОКЫРЛАР ТИГЕЗЛӘНӘ.

Июль кояшының эссе нурлары битләрне кыздыра. Асфальт юл өстендәге чокырларны тигезләүдә хезмәт куючы эшчеләрнең моңа исләре дә китми диярсең. Кулларына күз иярми аларның. Мастер Рифкать Хәйруллин җитәкләгән унбер кешелек бригада иртәдән соңгы кичкә кадәр эш графигын узып хезмәт куя.

- Сикәлтәле начар юлларда берәүнең дә машина җимертеп йөрисе килми. Юллар челтәрен юкка гына яшәү, тормыш артериясе дип әйтмиләр бит. Республикада юллар төзү һәм төзекләндерүгә игътибар нык артты. Быелгы сезонда Татар Шатрашаны, Зур Аксу- Городище, Шланга, Татар һәм Чуваш Бизнәсе авылларына бара торган юлларны төзекләндерәбез. Гомумән агымдагы елда юллар төзү өч программа буенча алып барыла. Аның беренчесе асфальт салу, икенчесе- дымлы җирлектәге урамнарда юл ясау һәм өченчесе элек елларда салынган асфальт юлларны ремонтлау,- дип сөйли юл төзүчеләр оешмасы җитәкчесе Валерий Художитков. Алешкин- Саплык, Иске Чәке, Яңа Уби һәм Иске Чәке авылларында да асфальт юллар булачак.

ЯҢАЧА ТЕХНОЛОГИЯ.

Әлеге ысул белән юл салуны район үзәгендәге "Юбилейная" урамыннан башладылар. Монда беренче асфальтны түшәгәнгә дә 20 елга якын вакыт узган. Үзвакытында игътибар булмаганлыктан, аның инде асфальтка охшашлыгы да калмаган. Иң әүвәл махсус техника юл өстенә ап- ак известь сиптереп чыкты. Аннан соң тау кадәр комбайн юлның өске өлешен каертып бункеры эченә алды да, вак кына масса ясап янә юл полотнасы өстенә түшәп алга китте. Аның артыннан шунда ук тимер, киң тәгәрмәчле авыр трактор юлны тыгызлый да башлады. Дымлы урамнарда мондый ысул белән ясалган юллар үзен бик аклый икән. Мир, Ямашев исемендәге һәм Сәйдәш урамнарына шундый юллар салыначак. Ә Иске Чүпрәленең Ленин, Яңа Чүпрәленең Колхоз һәм Комсомол урамнарындагы асфальт юллар өстенә тагын бер кат асфальт салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар