Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле юл төзүчеләре сезонны ачты

Быел яз иртәрәк килде сыман. Көндезге һава температурасы апрель аен хәтерләтә. Шуңа да "Татавтодор" ның Чүпрәле филиалы хезмәткәрләре юлларда хасил булган чокырларны һәм ярыкларны төзекләндерү эшенә гадәттәгедән иртәрәк керештеләр.

Юлларның сыйфаты турында сөйләшә башлагач:

- Сикәлтәле начар юлларда берәүнең дә машина җимертеп йөрисе килми бит. Юллар челтәрен юкка гына яшәү, тормыш артериясе дип әйтмиләр. Соңгы елларда республикада, шул исәптән районда да юллар төзү һәм төзекләндерүгә игътибар нык артты. Быелгы сезонда 20 мең квадрат метр чамасы чокырлы юлларны тигезләргә уйлыйбыз. Район үзәгеннән Иске Чокалы һәм Матак авыллары юнәлешенә табан баручы юлларны үтү никадәр газап тудыруын күп шофер белә. Зур Чынлы, Иске Кәкерле, Зур Аксу, Уби, Иске Задур һәм Чәкегә алып баручы юлларның торышы да безне канәгатьләндерми. Агымдагы елда аларның барысын да төзекләндерү бурычы куела,- ди "Татавтодор"ның Чүпрәле филиалы җитәкчесе Валерий Художитков. Аның сүзләренә караганда, соңгы берничә елда асфальт өстендә хасил булган чокырларны яңа технология -салкын асфальт белән ремонтлый башлаганнар. Былтыр көзлеген ул массаны Казан шәһәреннән 300 тонна кайтарып куйганнар. 10 нчы апрельгә кадәр, ягъни асфальт- битум заводы эшләп киткәнче шушы масса белән ремонт эшләрен дәвам иттермәкчеләр. Тулы кыйммәтле, сыйфатлы эш һава температурасы биш градустан югарырак торганда гына мөмкин икән.

-Иске Чүпрәле авылында яшәүчеләр дә "өлешсез" калмаслар, әлбәттә. "Ленин", "Мир", "Пионерская", "Юбилейный", Ямашев исемендәге һәм Дачныйдагы "Зеленая" урамнарына да төзекләндерү үткәреләчәк. Май аеның беренче декадасына кадәр әлеге ремонт эшләрен тәмамлау күздә тотыла,- дип дәвам итә сүзен юлчы төзүчеләр башлыгы. Татар Шатрашаныннан Ульяновск өлкәсе чигенә кадәр 900 метр асфальт юл салуны да максат итеп куйганнар. Ульяновск ягыннан да ике чакрым юл төзеп, безнең район юлына тоташырга вәгъдә иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татавтодор юл төзүчеләр