Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле укучылары иҗади тылсым дөньясында булдылар

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучыларның "Иҗади тылсым дөньясы" кул эшләнмәләре фестивале узды. Әлеге фестиваль районда быел икенче тапкыр уза.

Мәктәпнең спорт залында урын алган бай эчтәлекле күргәзмәдә кул эшләнмәләренең әби-бабаларыбыздан калганын да, заманчасын да күрергә мөмкин иде.

-Район белем учреждениеләрендә күп төрле түгәрәкләр эшли. Балалар бик технологик, я булмаса сәнгати: җыр, бию, юнәлеше буенча түгәрәкләргә йөриләр. 1 һәм 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәпләре исә әлеге юнәлештә база мәйданчыклары булып торалар. 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә роботлар, авиамодельләштерү юнәлешендә эшләсәләр, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә агымдагы уку елында IT сыйныф эшли башлады. Һәркайсының авыл мәктәпләренә чыгып, я булмаса аларның бирегә килеп тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар,-ди район мәгариф бүлегенең баш белгече Резедә Низамова.

Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбе күргәзәмәгә балчыктан кул эшләнмәләре алып килгән иде. Әлеге һөнәргә алар Сызраньнан килгән вәкилдән өйрәнеп калалар. Балчыкны исә авылдагы елга ярыннан алалар, әмма ул гади балчык түгел. Тиешле эшкәртү узганнан соң, төрле әйберләр ясыйлар.

Городище урта мәктәбеннән Николай Усмендеев җитәкчелегендәге Никита Гордеев тарафыннан тракторга элеп йөри торган тырма уйлап табылган. Әлеге эшләре белән алар республика бәйгесендә катнашмакчы булалар.

Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбе быел да сәйләннән эшләнгән әйберләре белән оригиналь булдылар. Ә менә Кече Чынлы урта мәктәбе рәсем сәнгатенә, тозлы камыр эшләнмәләре әзерләүгә мөкиббән.

Яңа Элмәле укучылары күргзәмәгә 3D принтер белән эшләнгән әйберләрен тәкъдим итте. Алар аны үткән ел откан грант акчасына булдырганнар.

Фестивальнең быелгы аермалыгы, аның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлануда. Шуңа биредә хәрби техника әйберләре аерым урынны алып торды.

Гомумән, күргәзәмәдә кайсы гына кул эшләнмәсен алсаң да, күз явын алырлык һәм осталыкларына сокланырлык. Ә иң мөһиме һәрбер әйбердә, эшләнмәләрдә туган төбәгебез, халкыбызның тормыш бизәкләре, тарихыбыз барланган. Бу актлар залында узган балаларның концерт номерларында да чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Иҗади тылсым дөньясы" кул эшләнмәләре фестивале