Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле ветераннар советы Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга әзерләнә

Өлкәннәр киңәшә, алга яңа бурычлар билгели. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре башлангач, ветераннарның район советында да, "Россия Пенсионерлар союзы" ның район бүлекчәсендә дә активлык икеләтә артты.

Гадәт буенча мондый утырышларда үткәндәге эшләргә нәтиҗә ясала, алдагы чорга планнар билгеләнә. Ветераннар башлыгы Фиркать Җәлалов һәм пенсионерлар бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Алимов, фронт афәтен үз җилкәләре аша үткәргән райондашларыбызның көнкүрешен җиңеләйтү өчен кайгыртучанлык күргән һәм мәнфәгатьләрен кайгырткан җитәкчеләргә рәхмәтләрен белдерәләр. Сугыш афәтләре- өлкән буын кичергән иң зур, кайгылы бәла бит ул. Хәзер инде шактый олы яшьтә булуларына да карамастан, аларның күпчелеге уку учреждениеләрендә еш булып, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Совет рәисе Фиркать Сабирович үзе дә армиягә китәчәк егетләрне озату иртәсендә хәрби комиссариатка килә, булачак хәрбиләрнең исән- имин хезмәт итеп кайтуларын теләп чыгышлар ясый. Пенсионерлар союзы һәр елны диярлек өлкәннәр өчен экскурсияләр оештыра. Шәһри Болгарга бару һәм Казанда үткән Җәйге Универсиада корылмаларын күреп кайту да олы яшьтәгеләр күңелендә онытылмаслык җылы сәхифә булып сакланыр. Әйтергә кирәк, ветераннарыбызның район оешмасы республикада зур һәм дәрәҗәле оешмалардан санала. Әле күптән түгел генә булып узган республика советы утырышында да ветераннарыбыз эшенә югары бәя биргәннәр. "Балкыш" фестивале йомгаклары буенча Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләгәннәр. Людмила Сердцева Мәскәү сәхнәләрендә җырлап россиялеләрне таң калдырган. Өлкәннәр көненә багышлап традицион үткәрелә торган ункөнлектә ярминкәләр гөрләп уза, ветераннар өчен ташламалы хезмәтләр күрсәтелә, чәй табыннары артында эчкерсез сөйләшүләр үтә. Әйе, ветераннарыбыз моңа бик лаек! Чөнки, алар гомер буе ил тарихында булган авыр чорларны фидакарь хезмәт куеп кичерделәр, һәм кызганыч, арабыздан вакытсыз китеп баручылар да байтак.

Реклама

-Өлкәннәрнең ничек көн итүләре һәрчак игътибарда булырга тиеш. Ялгызлыкта яшәп авыр хисләргә бирелүче өлкәннәр турында аерым кайгырту кирәк. Безнең җыр- биюгә хирыс сәнгать осталарыбыз да бар. Әле шушы көннәрдә балаларның "Акчарлак" ял итү лагерына да концерт белән барырга уйлыйбыз,- ди Фиркать Сабирович. Утырышта Россия Пенсионерлар союзы бүлекчәсе башлыгы Дамир Алимов та чыгыш ясады. Районда пенсионерлар сабан туен үткәрү икән аның максаты. Мондый зур чараны әлегә берәүнең дә күргәне юк ләбаса. Шуңа да ветераннар бер мәлгә сүзсез калды. Ничек, нинди тәртиптә үтәсен ачып салгач кына фикер алышулар башланды. Акча белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү юлларын да күрсәтте Дамир Дәүлиевич. Аннан соң үткән ел, өлкәннәрнең зур активлыгы белән оештырылган "Кемнең бакчасы зәвыклы? " дип исемләнгән конкурсны быел да дәвам итәргә кирәк һәм аның беренче этабын алдагы көннәрдә башларга дигән тәкъдимнәр дә әйтелде. - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан илдә киң масштаблы чаралар үткәрү планлаштырылган. Пенсия системасында да үзгәрешләр күп. Боларның барысы хакында да "Туган як" район газетасы даими яктыртып бара. Гомумән, өлкәннәр тормышына, аларның яшәү рәвешенә багышланган язмалар газета битләрендә киң урын ала. Ни аяныч, барлык ветераннарыбыз да район газетасын алдырмый икән. Мин үзем гомерем буе район матбугатыннан аерылмадым. Институттан соң 1955- 1958 нчы елларда Казахстанның чирәм җирләрен үзләштерүдә эшләгәндә дә, районда басыла торган "Коммунар" газетасын алдыра идем. Чөнки бригадир буларак район механизаторларының күрсәткечләрен белеп тору, Казахстандагы саннар белән чагыштыру миндә зур кызыксыну тудыра иде,- ди утырышта Фиркать Җәлалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүгә 70 ел