Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле терлекчеләре семинар-укуда катнаштылар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бинасында терлекчелек тармагына багышланган чираттагы уку-киңәшмә үтте.

Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов, белгечләр, җәмгыятьләрнең, агрофирма филиалларының җитәкчеләре, ветеринария табиблары, ферма мөдирләре, терлекләрне ясалма орлыкландыру белгечләре катнашты.

-Сөт җитештерү буенча республика күләмендә 10нчы урынга күтәрелүебезгә дә карамастан, бу өлкәдә башкарасы эшләребез, проблемаларыбыз бар әле,-диде уку-киңәшмәне ачып Александр Шадриков һәм терлекчелек тармагындагы үткән атна күрсәткечләренә анализ ясады.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов та чыгыш ясап, атна барышында "Низамов" крестьян-фермер хуҗалыгы һәм агрофирманың Городище, Аксу, Яңа Чокалы, Яңа Элмәле филиалларында үткәрелгән рейд нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның чыгышы фермаларда, белгечләрнең эш урыннарында төшерелгән фотолар белән ныгытып барылды.

Әйтергә кирәк, хуҗалыкларда һәм филиалларда терлекчелеккә караш бер төрле түгел. Күп кенә проблемалар кеше факторына бәйле. Югыйсә, шартлар бер үк, ә күрсәткечләр төрле.

-Сәламәт бозау алырга теләсәк, аны сыер карынында чакта ук тәрбияләргә тотынырга кирәк. Бу чорда буаз сыерларга сыйфатлы, витаминнарга бай азыклар ашату мөһим,-ди Айваз Абязов.

Районның баш ветеринария табибы Марс Вәлиев үзенең чыгышында яңа туган яшь бозауларны тәрбияләү алымнарына тукталды.

-Яшь бозау иммунитетсыз туа һәм аңа угыз сөте эчергәндә генә иммунитет формалаша. Үзвакытында угыз сөте эчмәгән бозау авыруларга тиз бирешә, көчсез була,-диде ул. Бозаулар, гомумән мал-туар алдында һәрвакыт эчәргә яраклы чиста су тору да мөһим икән.

Закирҗан Буркеев исә каплатылган сыерларның, таналарның исәбен, бозаулау даталарын аерым билгеләп бару кирәклегенә, таналар белән эшләү алымнарына тукталды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: терлекчелек тармагы семинаруку