Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумында тарихи вакыйга

Шушы көннәрдә район Мәдәният йортында Ульяновск дәүләт техник университеты белән Чүпрәле муниципаль районындагы тармаклы технологияләр техникумы арасында хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.

Әлеге вакыйга тарихи әһәмияткә ия. Башта шуны искәртик, әлеге югары уку йорты Ульяновск өлкәсендәге күп кенә урта һөнәри белем бирү учреждениеләре белән хезмәттәшлекне киңәйтә бара. Чүпрәле районы техникумының заман таләпләренә яраклашып эшләп килүе һәм һөнәри белем бирү сыйфатының елдан- ел камилләшә баруы да техник университеты җитәкчелегенең игътибарын җәлеп иткәндер мөгаен. Бу хакта университет ректоры вазифасын башкаручы Александр Петрович Пинков та, техникум директоры Рамил Рәфикович Ахметов та үзара хезмәттәшлек итүнең уңай һәм отышлы якларын билгеләп үттеләр. Техникум укытучыларына үз квалификацияләрен күтәрү, ә урта һөнәри белем алган яшь белгечләргә укуларын университетта дәвам иттерү өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Исегезгә төшерәбез, Ульяновск дәүләт техник университеты фәнни- техник ачышларны гамәлгә ашыру буенча лидерлар сафында бара. Бүген анда эшләүче галимнәр Германия, Франция, Польша, Болгария һәм АКШ кебек илләрдәге коллегалары белән тыгыз элемтәдә торып дәүләт һәм дәүләтара кысаларда фәнни- техник юнәлештә хезмәттәшлек итәләр. Килешүгә кул кую тантанасында Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, техникум директоры урынбасарлары, укытучылар һәм студентлар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тармакара технологияләр техникумы