Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы–заманага яраклы белгечләр әзерли

Мәктәпне тәмамлаган егет һәм кызларны гына түгел, аларның әти-әниләрен дә бүген укырга кая барырга, кем булырга дигән катлаулы сораулар борчый. Аптырап ике юл чатында торучыларга, шәһәрләргә барып зур суммада акча түкмичә генә үзебездә дә бүген менә дигән һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге барлыгын җиткерәбез. Район тармакара технологияләр техникумы директоры Рамиль Әхмәтов белән...

-Рамиль Рафикович, биш дистәгә якын тарихы булган райондагы һөнәри белем бирү уку йортының тормышында быел нинди яңалыклар бар, шулар хакында сөйләп үтсәгез иде?

-Техникум тормышында үзгәрешләр һәм яңалыклар бик күп. Бүгенге көндә техникумда барлыгы 280 укучы белем ала. Аларның күпчелеген 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлап килгән укучылар тәшкил итә. Һөнәри белем буенча: тракторчылар, пешекчеләр, автомеханиклар, умартачылар, газ һәм электр белән эретеп ябыштыручылар, әзерлибез, 53 укучыбызга яз башында дипломнар тапшырган идек, шушы көннәрдә тагын 100ләп укучыбыз диплом алачак. Алар арасында электрон исәпләү технологиясе буенча мастерлар, ягъни ЭВМ операторлары, сатучылар да бар. Агымдагы 2015-2016 уку елына 200гә якын укучы кабул итәчәкбез.

Укыту процессындагы яңалыкларыбызның берсе-үткән елдан башлап укучыларыбызга техникум программасы буенча белем бирә башладык. Әлеге юнәлештә егетләр техникум дипломы нигезендә автотранспорт төзекләндерү буенча техник-механик, ә кызлар җәмәгать туклануы буенча технолог белгечлеге алып чыгалар. Башка укучылар да техникум дипломы алып чыга, әмма анда һөнәри белем алу юнәлеше күрсәтелә.

Техникум программасы буенча укуның өстенлеге булып укучыларыбыз югары уку йортларына көндезге яки читтән торып уку бүлегенә керү мөмкинлеге тора. Әлеге уңайдан бүгенге көндә дүрт югары уку йорты белән: Казан авыл хуҗалыгы академиясе, Казан идарә һәм хокук икътисады институты, Ульяновск авыл хуҗалыгы институты һәм шушы көннәрдә генә Ульяновск дәүләт техник университеты белән килешүләр төзедек. Техникумны тәмамлаган укучыларыбыз шушы уку йортларына БДИ нәтиҗәләреннән башка, әңгәмә, яисә эчке имтиханнар нигезендә кабул ителәчәкләр. Моннан тыш, мөгаллимнәребез дә белемнәрен шушы уку йортларында күтәрә ала. Уку елы барышында ВУЗ мөгаллимнәре килеп лекцияләр укыячаклар, дистанцион-он-лайн дәресләр уздырулар планлаштырыла. Быел дүрт укучыбыз шушы югары уку йортларына укырга керәчәк.

Һөнәри белем бирү буенча эшчәнлекне мәктәпләр белән дә башлап җибәрдек. Ел дәвамында район мәктәпләреннән 7-9 сыйныф укучылары техникумга килеп, укыту методикасы белән таныштылар, тәҗрибәләр уздылар: егетләр машина ремонтлап карадылар, газ һәм электр белән эретүче ролендә булдылар, кызлар исә пешекче һөнәрен үзләштереп, салатлар, ризыклар ясап карадылар.

-Республикада күп кенә программалар эшли.Ягъни төрле бәйгеләрдә грантлар оту һәм материал-техник базаны ныгыту мөмкинлеге бар. Сез ул программаларда катнашасызмы?

-Ике конкурста катнашып, берсендә 2 миллион сумлык, икенчесендә 1 миллион сумлык грантлар оттык. Укытучылар да төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашалар. Быел "Яңа мастер" дигән бәйгедә катнашкан, дүрт мастерыбыз: Александр Храмов, Фәрит Яруллин, Марат Шәрәпов һәм Рузәл Әхмәтов ел дәвамында өстәмә хезмәт хакы алып баралар. Шулай ук, Арифҗан Бакиров -"Иң әйбәт мөгаллим", һәм Сиринә Мөшәрәпова республикада "Һөнәри белем бирү буенча иң әйбәт мастер" исемнәренә лаек булды.

-Яшьләрнең уку еллары, яллары, туклануы, гомумән, техникумдагы тормышы истә калырлык итеп оештырылганмы?

-Укучылар 300-500 сумга кадәр стипендия алып укыйлар, әмма бу чик түгел. Укуда иң әйбәт күрсәткечләргә ирешкәннәргә 1000 сум күләмендәге, югары стипендия билгеләнә. Моннан тыш, максатлы (целевой) юлллама белән килүчеләр өчен эш бирүчеләр дә түли. Агымдагы уку елында "Ак Барс-Чүпрәле" агрофирмасы максатлы юллама нигезендә 5 укучыны безгә укырга җибәрде һәм аларны стипендия белән тәэмин итеп барды.

Быелдан башлап өч яклы килешү нигезендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 6000 сум күләмендәге стипендия белән максатлы юлламалар аша укучыларны кабул итүгә карар чыгарды. Ягъни 3000 сум стипендия министрлык тарафыннан, ә калганы эш бирүче тарафыннан түләнәчәк.

Техникумда белем алучылар өчен туклану өч мәртәбә оештырылган, читтән килеп укучылар өчен тулай торак бар. Спорт белән шөгыльләнер өчен үткән ел район җитәкчелеге ярдәмендә бөтен уңайлыклары булган спорт мәйданчыгы төзелде. Атнага ике мәртәбә укучылар "Акчарлак" йөзү бассейнына йөриләр, көрәш, волейбол, бадминтон, теннис секцияләре эшли. Бер сүз белән әйткәндә, тырышып укучыларга-һәркайда яшел ут. Техникумда КВН командасы эшләп килә, халык иҗаты һәм театр яратучыларга да үзләрен сынап карарга мөмкинлек тудырылган.

Юллар чатында торган чыгарылыш сыйныф укучыларына: "Һөнәрне кеше түгел, һөнәр кешене сайлый" диясем килә. Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы-замана таләпләренә җавап бирерлек, бар яктан әзерлекле, югары технологияләр белән эш итәрдәй, электрон системаны идарә итүче белгечләр әзерли. Безгә укырга килегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чүпрәле тармакара технологияләр техникумы