Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле тармак технологияләре техникумы зур үзгәрешләр кичерә

Соңгы елларда Чүпрәле тармак технологияләре техникумы зур үзгәрешләр кичерә, яңа бүлекләр ачыла, белем бирү-алу офыклары киңәя, дип газетаның алдагы саннарында язып чыккан идек. Ә хәзер сезнең игътибарыгызга техникум директоры Рамиль Әхмәтов белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

-Рамиль Рафикович, агымдагы уку елында студентларга нинди һөнәрләр буенча белем биреләчәк?

-Бүгенге көндә районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре заманча итеп компьютерлаштырылган комбайн-тракторлар белән тулылана. Ә мондый техника белән идарә итү һәм эшләү өчен белемле яшьләр кирәк. Безнең техникумда тракторчылар, пешекчеләр, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, умартачылар, сатучылар, санлы мәгълүматны эшкәртү мастеры һөнәрләренә әзерләү төркемнәре бар. Әлеге төркемдә укучылар бюджет хисабына 10 ай дәвамында белем алачаклар. Аннан соң бездә шоферларны "С" категориясеннән "В", "Д" һәм "Е" категорияләренә әзерләү төркемнәре дә бар. Алары исә түләүле нигездә башкарыла. 1 сентябрьдән М категориясенә (скутерлар һәм мопедларда йөрү өчен) әзерләү буенча укулар башланачак. Әлеге төркемдә уку да түләүле нигездә булачак. Гаризалар инде бүгеннән кабул ителә башлады.

Агымдагы уку елында безнең техникумда ике яңа - транспортны ремонтлау һәм эксплуатацияләү буенча техник-механик (программа нигезендә түләмичә бер үк вакытта шофер белгечлеге дә үзләштерелә, шулай ук, түләүле нигездә өстәмә итеп тракторчы белгечлеген дә үзләштерергә мөмкин булачак) һәм туклану продукциясе производствосы технологиясе юнәлеше буенча җәмәгать туклануы технологы белгечлеге буенча төркем оешачак. Әлеге ике белгечлек буенча оешачак төркемнәргә бюджет урыннары санаулы. Һәр ике төркемгә дә 20шәр укучы кабул итәбез. Беренче төркемгә укучылардан 21 гариза керде дә инде, технологлар төркеменә дә бюджет урыннары тулып килә. Әйтергә кирәк, технолог, пешекче һөнәрләренә бүгенге көндә ихтыяҗ зур. Моңа үткән елда техникум базасында белем алган 17 пешекче укучыбызның диплом алды практикасы вакытында ук төрле оешмалар белән килешүләр төзеп, эшкә урнашуларын мисал итеп китерәсем килә.

-Яшьләрчә итеп әйтсәк, студентларның "досугы" оештырыламы?

-Укучылар өчен тулай торагыбыз бар. Студентларыбызны ашханәдә өч тапкыр түләүсез ашату оештырылган. Уку елы дәвамында алар стипендия белән тәэмин ителә. Гомумән, укучылар өчен бар шартларны да тудырырга тырышабыз. Үзебезнең КВН командабыз, иҗади коллективыбыз, төрле спорт секцияләре эшли. Яңа спорт мәйданчыгы төзеп киләбез. Баггида ярышу буенча автоспорт түгәрәге эшләп тора. Үзебезнең мастерскойда укытучылар һәм укучылар багги ясау белән шөгыльләнергә планлаштыралар. Укучылар төрле конкурсларда, ярышларда бик теләп катнашалар, призлы урыннар яулыйлар. Гомумән, техникумда һәръяклап ныклы белем алу, укучыларның ялларын файдалы итү өчен бар шартлар да тудырылган.

-Газетабызның үткән санында Чүпрәле техникумны тәмамлаган укучыларның белемнәрен кайбер башка уку йортларында дәвам иттерү мөмкинлеге турында сүз барган иде. Әлеге уңайдан редакциягә шалтыратулар булды. Моны тулырак ачыклыйк әле.

-Чыннан да, безнең техникумны тәмамлаган студентларның үзләре үзләштергән белгечлекләре буенча белемнәрен күтәрүне институтларда дәвам иттерү мөмкинлеге бар. Техникумны тәмамлаганнан соң безнең техникум белән килешү төзелгән институтларда алар индивидуаль, кыскартылган программа буенча укый алачаклар.

Бүгенге көндә Казан аграр университеты, "П.А.Столыпин исемендәге Ульяновск дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе" ФГБОУ ВПО филиалы булган Димитровград технология институты һәм Казан шәһәрендәге идарә һәм хокук икътисады институтының (ИУП) баш вузы белән безнең техникум арасында килешү төзелгән. Әлеге килешүләр нигезендә безнең техникумны тәмамлаган студентлар бер проблемасыз, БДИ нәтиҗәләреннән башка гына алда саналган югары уку йортларына кереп, укуларын дәвам иттерә алачаклар (кыскартылган программа буенча).

Безнең техникум кабул итү индустриасы, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, сервис өлкәсендә фәнни-белем кластеры составына керде. Фәнни-белем кластеры кысаларында безнең ике хезмәткәребез анда икенче югары белем алалар.

Бер сүз белән әйткәндә, безнең техникумда белем алган укучы югалмаячак, киләчәктә укуларын тагын да дәвам итәргә теләгәннәр өчен мөмкинлекләр дә зур диясем килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникум белгечлек һөнәри белем