Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районыннан язгы чакырылышта армиягә 64 егет китте

Армия сафларына язгы чакырылыш тәмамланды. Ул быелның 1 апреленнән башланган иде.

Бу чорда Россия Кораллы көчләре сафларына Чүпрәле районнан 64 егет чакырылды. Узган елның язында 65 егет киткән иде. Хәзер хәрби хезмәткә баручылар арасында контракт буенча, үз ризалыклары белән Ватанны сакларга теләүчеләр арта бара. Бу бик уңай күренеш. Армияне һөнәри осталыклары булган солдатлар һәм офицерлар белән тулыландыру аның дәрәҗәсен дә, сугышчан әзерлеген дә күтәрә. Ә яшь солдатларга килгәндә, Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы майор Виль Нуруллин: " Чакыру комиссияләре утырышларында булачак солдатларның әти- әниләренә, ата- аналар комитетлары әгъзаларына һәм җәмәгатьчелек вәкилләренә дә катнашу мөмкинлеге бирелә. Болай эшләүнең нәтиҗәсе дә бар, икенче төрле әйткәндә егетләрне солдатка алуның сыйфатын күтәрә",- ди. Язгы чакырылышның соңгы төркемендә Зур Чынлы авылыннан Ранис Вәлиуллов һәм Ренат Фәезов, Түбән Каракитәдән- Илназ Зәйнуллин, Яңа Кәкерледән- Ленар Кәримов, Иске Ишледән- Раил Мөхәммәҗанов һәм Иске Чүпрәле авылыннан Айваз Төхвәтуллин китте. Әлеге алты егетнең дүртесе югары белемле. Иртә таңнан аларны иң якын кешеләре һәм яраткан кызлары озатып калды. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре әйтүенә караганда, аларның күпчелеге солдат хезмәтен үзәк хәрби округта үтәчәк икән. Берничә минуттан олы юлга чыгачак егетләр алдында Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкиленең Чүпрәле районындагы ярдәмчесе Айрат Нәсибуллин һәм ветераннарның район советы башлыгы Фиркать Җәлалов чыгыш ясады. -Безнең улыбыз Раил Казан дәүләт аграр университетын тәмамлады. Армиягә бик теләп бара, спорт белән шөгыльләнде. Аның кайбер яшьтәшләре хезмәт итеп кайттылар да инде. Яшь кешегә исән- сау дөнья күреп кайту шатлык бит ул,- ди булачак солдатның әтисе, Яңа Ишле авылы җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов.

Рәсемнәрне http://chuprale-online.ru/ru/component/k2/item/6928-plan-vesennego-priziva-vipolnen-polnostyu.html адресы буенча карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язгы чакырылыш