Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районының үз энциклопедиясе булачак

Соңгы елларда авыллар, районнар, өлкәләр тарихын үз эченә алган китаплар-энциклопедияләр басыла башлады. Галимнәр әйтүенчә, нәкъ менә энциклопедиясе булган халыкларның киләчәге бар, чөнки энциклопедия үткәннәрне туплаган кыйммәтле мирас ул.

Район Башкарма комитетында Чүпрәле районы энциклопедиясен булдыру хакында сөйләштеләр. Бу китап Чүпрәлегә мөнәсәбәте булган һәр кеше өчен кадерле булачак. Китапта туган ягыбыз тарихы, борынгы һәйкәлләр, авыллар, елгалар атамалары, төрле тармакларда эшләгән һәм эшләүче кешеләр, туган ягыбызны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр һ.б. турында мәгълүмат тупланачак.

Энциклопедиянең баш редакторы, тарих фәннәре кандидаты Гомәр Сабирҗанов киңәшмәгә җыелган авыл җирлекләре башлыклары, китапханәчеләр, укытучылардан әлеге китапны булдыруда зур җаваплылык һәм нәтиҗәле эш таләп ителәчәге хакында әйтте.

-Биредә тарихи фактлар, төгәл мәгълүматлар таләп ителәчәк. Һәр авылның тарихын әйбәт белгән шәхесләр бар, алар исән вакытта мөмкин кадәр күбрәк материал туплап калырга кирәк. Гомәр Сабирҗанов бүгенге көндә басылып чыккан энциклопедия китаплары белән таныштырды, татар халкының үткәне турында кыскача сөйләп узды. Район тарихын туплауда зур өлеш керткән якташ язучыбыз Рафаил Сираҗига бүләкләр тапшырды.

Киңәшмәдә Чүпрәле районы энциклопедиясен булдыру өчен координацион совет төзелде. Аның составына район башлыгыннан алып, китапханә, район оешма җитәкчеләре, тарих белән кызыксынучы якташларыбыз да кергән. Эшче төркемнең рәисе итеп Иршат Закиров билгеләнде.

Чүпрәле районының авыл җирлекләре тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән якташыбыз Иршад Гафаров та китапның киләчәк буын өчен бик кыйммәтле мирас булачагына басым ясады, энциклопедияне чыгаруда аның да өлеше бәһасез булачак.

-Башлап, Чүпрәле районы энциклопедиясен районның 85 еллыгына чыгарырбыз, дип уйлаган идек, бүген аны чыгару- катлаулы хезмәт икәнлеген аңлыйбыз. Шулай да тарихны барлау нәкъ менә безнең өлешкә туры килгән икән, аны бергәләп башкарып чыгарбыз дип ышанам,-диде район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

Энциклопедия өч ел эчендә тупланып, 2018 елда дөнья күрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энциклопедия