Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы үзәге яңарыш кичерде

Район үзенең 85 еллыгын каршыларга әзерләнә. Билгеле инде, төрки халыкларда кунак көтелгәндә өеңне-йортыңны төзәтә, җыештыра башлыйсың...

Редакциягә күптәнге танышыбыз, Яңа Кәкерле авылыннан Гөлбану апа килде. Йомышын йомышлаганнан соң, район үзәгендәге үзгәрешләргә хәйран калуын сөйли башлады.

-16 яшендәге оныгым җәйге каникулларда бездә яшәде. Беркөнне самолёт, вертолёт, фонтаннар янында төшкән фоторәсемнәрен күрсәтеп, "Дәү әни моны районда төштек", дигәч, "Казандадыр, юри сөйлидер, Чүпрәлегә хәрби техника каян килсен", дип ышанмаган идем. Бүген исә районга кергәндә шул самолетларны күргәч, оныгымның шаяртмаганлыгын аңладым.

Кай арада пәйда булды соң ул парклар һәм ул йортлар? Район үзәгенә килмичә дә тормыйбыз, дисәм, бер ел узып киткән шул инде. Кыска гына ара эчендә шуның кадәрле үзгәреш, акыл китәрлек,-ди ул.

Газетада язып тору-бер хәл, ә менә үз күзләрең белән күрү бөтенләй икенче төрле шул ул. Хәер, без, шунда яшәүчеләрнең, күзләре һәр көнге яңарышларга күнегеп тә китте бугай инде. Ә читтән килүче бер күз салуга ук районның бүгенгесен үткәне белән чагыштыра башлый. Һәрбер нәрсә чагыштырулар аша күренә дигәндәй, берничә фото белән булса да район үзәгенең бүгенгесенә күз салыйк.

-Без бу юллардан, район үзәге дип саналса да, резина итекләрдән, саз ерып йөргәнебезне хәтерлибез әле. Ә соңгы елларда гына район үзәгенең "яшь, сылу кызларга әйләнүенә" таң калырлык. Бу айларда инде эш тынып тормады да кебек. Кая карама эшчеләр, электриклар, ташчылар, оешма-предприятие вәкилләре кырмыскалар кебек һаман ниндидер эш башкарды. Һәм менә нәтиҗәсе күз алдында - бөтен җир ялт иткән, яп-якты хәзер,-ди районның нәкъ үзәгендәге урамнарның берсендә яшәүче Наҗия апа Вәлиева.

Дилә Мөхәммәтшина:

-Җәмәгать эшләренә быелгыдагы кебек катнашканымны һич хәтерләмим. Эшләгәндә, бигрәк тә район үзәгендәге елга төбен чистартканда, "монда нәрсә ясап булсын", диебрәк, ышанмыйчарак хезмәт куйсак та, бүгенгене күреп "теләк кенә кирәк икән", диеп уйлыйсың. Мәңгедән хуҗасызлык символы булып, район үзәгенең күренешен бозып торган елганы да халыкка хезмәт иттерү җаен таптылар бит-шул тирән елга күмелде!

-Кунаклар кайтса да, балалар белән чыгып утырырга да урыннар бар хәзер. Ленин бабай да "аккуратно" гына урынын алыштырды. Элеккеге ядкарьләр дә ишеп ташланмады, тарихыбыз да сакланды, яңа милли төсмерләр дә алды район үзәге. Планлаштыра, уйлый белә район җитәкчелеге-ди Галина Кочурова да.

Җитәкчелек дигәч тә, яңарышны һәркайда һәм һәрвакыттагыча район башында торучы, ягъни район башлыгы белән бәйләп карый халык һәм рәхмәт хисләрен белдерә. Бу турыда район башлыгы Александр Шадриковның да фикерләрен белештек.

-Рәсәй өчен-Мәскәү, Татарстан өчен Казан-башкала булса, Чүпрәле районы өчен ул-Иске Чүпрәле авылы. Район үзәгенең тартынмыйча, һәркемгә күрсәтерлеге булсын өчен күп эшләр башкарабыз, әлбәттә. Әмма Татарстан җитәкчелеге, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безнең башлангычларыбызны хупламаса, проектларыбыз кәгазьдә, уйларыбыз да бары тик хыял гына булып калыр иде. Һәрберебез шушы Татарстан җирендә тууыбыз, яшәвебездән горурлык хисе тоярга тиешбез дип саныйм. Чүпрәле җирлеге исә-кече ватаныбыз, аны үстерү, тырыш хезмәтебез белән данлау намус эшебез.

Районның 85 еллыгын каршы алуга әзерлек эшләре безнең дөрестән дә бердәм булуыбызны күрсәтте. Бүген төзелеш оешмалары җитәкчеләренә, хезмәткәрләренә, гомумән, районда барган хезмәткә кушылган, төзелеш мәйданнарында өстәмә ярдәмче көчләр буларак эшләгән һәркемгә рәхмәт әйтәсем килә. Төп хезмәтләренә хилафлык китермичә, җәмәгать эшләрендә дә катнашып район тормышына битараф түгеллеген күрсәттеләр алар. Һәрбер чакыруыбызны аңлап, үзебез өчен, балаларыбыз өчен дип тырыштылар.

"Күмәк көч таулар күчерә" диләр. Без дә бергәләп шуңа охшаш эшләр башкардык. Һәм алга атлавыбызны дәвам итәбез. Без бергә булганда көчлебез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район үзәге төзекләдерү