Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы буенча эчке эшләр бүлегендә хезмәт ветеранын хөрмәтләделәр

РФ Эчке эшләр министрлыгының "Чүпрәле" районы буенча бүлегендә хезмәт ветераннарын хөрмәтләү матур традициягә кергән. Бу юлы отставкадагы милиция старшинасы Иван Чаминны 80 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.

-Тормышта дөрес яшәү, яхшылыкны яманнан аеру, тирә- юньдәгеләргә игелекле булу үрнәкләрен күберәк әтиебездән алдык. Район почта элемтәсендә җитәкче булып эшләвенә дә карамастан, балалар тәрбияләү өчен вакыт табып, безгә бик нык игътибар бирә иде ул-, дип сөйли Иван Петрович.

Реклама

- Урта мәктәпне тәмамлагач та, үзе янына- монтер эшенә алды. Армия сафларына киткәнче беренче хезмәт күнекмәләрен дә шунда уздым. Германия җирендә урнашкан артиллерия частьләрендә хезмәт итеп кайткач та Хайбулдино авылы егете ДОССАФта укып шофер һөнәрен үзләштерә. Аннан соң ун еллап район үзәге застаханәсендә шофер булып эшли. Тормыш юлдашы, шәфкать тутташы Раиса Ивановна белән дә алар шушы елларда танышалар. Матак авылы кызы егет белән очраша башлагач ук аңа гашыйк булганын сизми дә кала. Күп тә үтми алар никахлашып матур гына гаилә кырып җибәрәләр. Мәхәббәтнең уртак җимеше булып бер- бер артлы дүрт ир бала- Юрий, Владимир, Олег һәм Александр дөньяга аваз сала. 1967 ел Иван Чамин өчен аеруча истәлекле. Үтә дә тәртипле, оста шофер икәнлеген күреп алган эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре аны милициягә эшкә чакыралар. Мондагы хезмәтнең никадәр тынгысыз һәм уяулык таләп иткәнен белсә дә ул тартынып тормый, ризалыгын бирә. -Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр җиде начальник белән эшләргә туры килде. Ул елларда бүлектә нибары ике автомобиль бар иде. Казанда дүрт айлык өйрәнү курслары үткәннән соң миңа "ГАЗ-69" маркалы машина бирделәр. Хезмәттәшем Нәҗәт Низамов "ГАЗ-51" машинасын йөртте. Башка служба хезмәткәрләре ат белән йөрделәр. -1969 елның яз башларында, безгә ТАССР Эчке эшләр министры Җәүдәт Япиев килгән иде. Эшлекле сәфәрдән соң мин аны аэропортка озата киттем. Юллар бигрәк тә начар, машина иске. Батмый, чуммый кәҗә сукмагыннан гына аэропортка килеп җиттек. "Шушы көнне Казанга- минем янга килегез, машина мәсьәләсен хәл итәрбез",- диде ул безгә. Шатлык эчемә сыймады. Шулай итеп 1969 елда Ульяновскидан бүлеккә яңа "ГАЗ-69" маркалы машина алып кайттык,- дип искә ала елларны Иван Петрович. Эчке эшләр бүлегендә 30 ел хезмәт куя ул. Күп санда медальләр һәм күкрәк билгеләре белән бүләкләнә. Тик менә 2001 елда 44 ел бер һаваны сулап, тормыш арбасын бергә җигелеп тарткан Раисасы гына көтмәгәндә каты авырап китә һәм мәңгелеккә күзләрен йома. Ходайга мең шөкер, бүген аны юатырдай кешеләре дә әнә ничаклы. Тугыз оныгы һәм алты оныкчыгы бар аның. Уллары да киленнәре дә "әти" дип кенә торалар. Хайбулдино авылында ялгыз өйдә яшәп ятса да, яныннан балалары, оныклары өзелми. Өй эчендәге, ишегалдындагы чисталыкны күреп сокланып туймассың. Юбилей көннәрендә барысы да бүләкләр белән җыйнаклашып кайтканнар. Эчке эшләр бүлегендә дә ветеранга зур хөрмәт күрсәттеләр. Утырышка чакырып котлау сүзләре әйттеләр, бүләкләр тапшырдылар. Иң җылы теләкләрне мөгаен, озак еллар бергә хезмәт иткән отставкадагы милиция майоры, хәзерге вакытта эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы башлыгы Фарис Шакиров ирештергәндер. - Бөтен яктан да үрнәк хезмәткәр иде ул Иван Петрович. Теләсә кайсы вакытта да аңа ышанып "разведка" га барырга буладыр иде. Районда хокук саклау һәм иминлекне тәэмин итүдә аның өлеше зур булды,- ди Фарис Алимҗанович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эчке эшләр бүлеге хезмәт ветераны