Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары компьютерга өйрәнә

Күңелгә ятышлы бу сүзләрне Зур Чынлы урта мәктәбендә булганда ишетергә туры килде. Пенсионерлар белән компьютерга өйрәнү төркеме тупларга булгач та, ике көн эчендә 15 ләп кеше язылырга да өлгергән.

Әлеге курсларны Россия Пенсия фондының район бүлеге белән бергә РФ Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе оештыра. "Өченче буын университеты" проекты кысаларында 2012 елдан бирле районда берничә йөз пенсионер компьютер серләренә төшенгән. -Өлкәннәрне укыту түләүсез оештырыла. Дәресләрне мәктәпләрнең информатика укытучылары алып бара. Алар өлкәннәрне компьютер нигезләренә, текст җыярга, электрон почта, скайп, социаль челтәр белән эш итәргә өйрәтәләр. Курслар тәмамлангач аларга бердәм үрнәктәге сертификатлар бирелә. Кычкырып әйтмәсәләр дә, хәзерге пенсионерлар күп белергә телиләр,- ди пенсионерлар бүлекчәсе начальнигы урынбасары Иршат Закиров. Информатика укытучысы Фаил Фәтхулловның әйтүенә караганда, аның "укучылары" бик тә игътибарлы, тыңлаучан икән, конспектлар язалар, сораулар да бирәләр. -Пенсионерлар үзенә бер төрле халык, алардан мин бик канәгать,- дип тә өсти Фаил Җәмилович. - Интернет челтәре ярдәмендә без on-line режимында танышларыбыз, туганнарыбыз белән дә аралаша алабыз. Дарулар, дәвалану ысуллары һәм башка файдалы киңәшләр турында мәгълүматлар туплыйбыз, - дип сүзгә кушыла 68 яшьлек хезмәт ветераны Абдулварис Таһиров. Чыннан да, кайбер пенсионерлар катлаулы компьютер техникасын бик тиз үзләштергән. Гөлфирә Алимова, мәсәлән, дүртенче дәрестән соң ук хәрефләр җыеп текст яза башлаган. Интернет челтәре аша да якыннары белән бик җиңел аралаша икән. - Замана үзгәрә, прогресс алга табан бара, ә тормыштан артта калырга безнең хакыбыз юк. Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен җитәкчеләргә ихлас рәхмәт ,- диләр өлкәннәр. Укуның барышы белән танышу максатыннан Пенсия фондының район бүлеге начальнигы Илмир Измайлов та килгән иде. Үзенең чыгышында ул пенсияне софинанслау программасы һәм 2015 елның 31 январена кадәр программаны активлаштыру өчен беренче взносны ничек ясарга аңлатты. 2015 елның 1 январеннан пенсияләрне билгеләү шартлары турында сөйләде. - Элек пенсия күбрәк чыксын өчен өзлексез стаж булу кирәк иде. Хәзер стажның өзлексезлеге әһәмияткә ияме?,- дип сорау бирде Иршат Хаяров. - Хәзер стажның өзексезлеге андый әһәмияткә ия түгел. Әмма картлык буенча хезмәт пенсиясе алу өчен сезнең хезмәт хакыгыздан мәҗбүри пенсия страхованиесе системасына акча күчерелгән иминият стажы 5 елдан да ким булмаска тиеш. Ә пенсиянең күләме сезнең гомер дәвамында кергән страховой взнослар суммасына бәйле. Булачак пенсия мөмкин кадәр югары булсын өчен параллель рәвештә дәүләтнеке булмаган пенсия фондлары тәкъдим итә торган программаларда катнашырга мөмкин. Шулай ук пенсияне дәүләт софинанслау программасы да бар. Ел саен булачак пенсиягез фондына 12000сум акча күчереп барсагыз, взносыгызга дәүләт тарафыннан 100 процент табыш өстәлә,- дип җаваплады Илмир Расихович. Пенсионерларны тагын бер сорау кызыксындырды, ул да булса пенсия фондындагы иминиятләнгән кешенең шәхси кабинетты. Дөрес, әлеге электрон сервис күпләр өчен яңалык. Бу уңайдан да ул түбәндәгечә аңлатма бирде: "Һәркем үзенең шәхси кабинетын ача ала. Моның өчен Пенсия фонды бүлегенә килергә, гариза язып, логин һәм пароль алырга кирәк. Үзенең шәхси кабинетын булдыручылар хезмәт стажын карый, пенсия алучылар пенсияләренең күләмен һәм башка социаль түләүләрне белә ала - бу бигрәк тә пенсияләр арткан вакытта әһәмиятле. Ана сертификаты алучылар шулай ук ана капиталы күләмен карарга мөмкин. Пенсияне билгеләтеп, аны алу, китертү юлларын хәл итеп була. Иминиятләнгән кешенең шәхси кабинетында моңарчы хезмәт иткән өстәмә сервислар да очратырга мөмкин. Мәсәлән, оn-line клиент хезмәтендә Интернет ярдәме белән Пенсия фондына уңайлы вакытта килү мөмкинлеген ачыкларга була, шулай ук өйдән чыкмыйча гына Интернет аша Пенсия фондына килү өчен алдан язылырга мөмкин." Очрашу бик күңелле һәм файдалы үтте. Пенсионерлар район кунакларына ихлас рәхмәтләрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев