Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары җыр һәм спорт фестиваленә җыелды

Үткән атнада Сабантуй мәйданында җыр һәм спорт фестивале гөрләде. Аны оештыручылар һәм анда катнашучылар кем дисезме? Алар районыбызда хөрмәткә лаек булган, бар гомерләрен хезмәткә багышлаган, тормышының төрле авырлыкларын күргән өлкәннәребез, ветеран-пенсионерларыбыз.

Хәер, район тормышында һәрвакытта алдынгы сафларда булган, барлык чараларда да актив катнашкан әлеге буын вәкилләренең менә шулай, яңа идеяләр белән бәйрәм итүләре бер дә гаҗәпләнерлек түгел. Бу көнне дә мәйдан уртасында алар рәхәтләеп күңел ачты, җырлады, биеде, спорт уеннарында катнашты.

-Әлеге фестивальне оештыру тәкъдиме белән чыккач, без бик куандык кына. Яшь буынга бар яктан да үрнәк булып торган, авыр сугыш, илне торгызу елларында үзләреннән өлеш керткән өлкәннәребезнең актив яшәеш рәвеше алып баруы тагын да хөрмәткә лаек. Бу районда мәдәни һәм спорт традицияләрен саклау юнәлешендә дә зур роль уйный,-диде район башлыгы Алесандр Шадриков һәм иң актив өлкәннәргә Мактау грамоталары тапшырды.

Фестиваль кунагы-Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Ринат Гайзатуллин, биредә бернинди өлкән яшьтәге кешеләр күренмәвен, киресенчә, район халкының күңелләре белән яшь һәм иң шаян кешеләре җыелуын ассызыклап үтте.

Чыннан да фестивальдә катнашучылар рәхәтләнеп барлык уеннарда да катнаштылар. Дартс, армспорт, чиләк белән, кашыкка йомырка куеп йөгерү ярышларында җитезләрне билгеләделәр, җыр һәм бию осталарын ачыкладылар.

Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Сөмбелә" фольклор ансамбленең чыгышы беркемне дә биараф калдырмады. Ансамбль үзе дә нигездә өлкән буын вәклләрен туплаган. Шуңа да элеккеге җыр-моң, такмаклар, ул елларга хас булган аулак өй күренешләре бәйрәмнең асылын тәшкил итте.

Район ветераннар советы рәисе Фиркать Җәлалов Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызның батырлыгын искә алды, геройларыбыз, ветераннар хакында, аларның бүгенге көнкүреше турында сөйләде һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек барышын билгеләп үтүгә тукталды.

Райондагы пенсионерлар оешмасының еллык эшчәнлегенә нәтиҗәне аның рәисе Дамир Алимов ясады, район җитәкчелегенә һәръяклап теләктәшлек белдерүләренә һәм ярдәм кулы сузуларына рәхмәтләрен ирештерде.

Ветераннарыбызның район күләмендә генә түгел, ә республика буенча үткәрелүче төрле җәмгыяви мөһим чараларда да актив катнашуларын әйми мөмкин түгел. Җыр һәм спорт фестивале дә бу көнне беркемне дә битараф калдырмады. Һәрхәлдә, анда катнашучыларның фикерләре буенча, әлеге чара янә бер тапкыр бергәләшеп җыелу, сөйләшү, күңел ачу, ял итү мөмкинлеге тудырды. Ә инде төрле уеннарда җиңүчеләр икеләтә шатлык кичерде. Алар олы горурлык хисе белән оныкларына күрсәтерлек бүләкләргә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар спартакиадасы фестиваль Балкыш