Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәле пенсионерлары шөгыльсез тормыйлар

«Өченче буын университеты» дигән проект республиканың Пенсионерлар союзы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Аның кысаларында өлкәннәрне компьютерга өйрәтү һәм башка файдалы чаралар үткәрү планлаштырыла.

-Хәзерге вакытта Иске Шәйморза һәм Зур Чынлы авыллары пенсионерларын укыту буенча курслар эшләп килә. Өйрәнү процессында өлкәннәр зманча мәгълүмати технологияләр белән танышалар, курсларны тәмамлаганнан соң сертификат алачаклар. Укулар бушлай оештырыла. Район үзәгендә яшәүче пенсионерларның күп санлы гозерләрен исәпкә алып, яңа ел башыннан күп тармаклы технологияләр техникумында компьютерга өйрәтү буенча тагын бер курс ачырга булдык. Теләүчеләр булса безгә мөрәҗәгать итәргә кирәк,- ди пенсионерлар бүлеге башлыгы Дамир Алимов.

Шунысы игътибарга лаек, ел саен районыбызның йөздән артык пенсионеры замана таләбеннән калышмыйча, 72 сәгатьлек уку программасы буенча әлеге катлаулы техниканы үзләштерә. Алар белән мәктәпләрнең информатика укытучылары эшли. Проект кысаларында "Туган як тарихын өйрәнү" һәм "Сәламәт яшәү рәвеше" исемле дәресләр дә үткәрелә. Аларны Иршат Закиров белән Җәүдәт Мөдәрисов алып баралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Өченче буын университеты»